Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар

Бүген Казанда «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Башкалабызда ул 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укулар кысаларында Казан Федераль университетының төп бинасы артында урнашкан ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар. Бу Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты һәм “Россия даны аллеясе” проекты җитәкчеләренең Казан университетына тапшырылган бүләге. Университет артындагы әлеге бакча бер ел элек ачылган иде. Инде шул вакыттан аның максаты уку йорты диварларында Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен мәңгеләштерү иде.

- Бәлки кемдер Муса Җәлилнең Казан университетына кагылышы юк дип әйтер. Бу алай түгел. Ул Казан педагогия университетының эшчеләр факультетында (рабфак) белем алган кеше. Ә педагогия институты хәзер КФУ составында. Ел саен без хәзер Җиңү бәйрәмен укытучылар һәм студентлар белән биредә үткәрәчәкбез, - диде Казан университеты ректоры Илшат Гафуров. - Татар халкы күренекле уллары батырлыкларын буыннан-буынга тапшырып килә. Җәлил — патриот, герой-шагыйрь. Ул безнең илне, татар халкын дөньяга таныткан кеше. Аның шигырьләре әсирлектә булган кешеләргә өмет, дошманга каршы торырдай көч биргән. Дөнья Муса Җәлилне яхшы белә,  Татарстан бөек улы белән горурлана, - диде Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Җәлилнең кызы Чулпан, аның оныклары, оныкчыклары бүген дә аталарының, бабаларының исемен аклап килә. Бу арада алар хәйрия концертлары оештырып йөргәннәр. Һәйкәл ачылышында Муса Җәлилнең оныкчыклары концерттан кергән акчаларны Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшырды.

- Мәскәүдә яшәсәк тә, татар дөньясыннан читтә булмавыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Барлык вакытыбыз Татарстанда үтә диярлек, - дип рәхмәт сүзләре җиткерде шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова.

Чара ахырында мәртәбәле кунаклар бакчага мәңге яшел чыршылар утыртты. [gallery link="file" columns="1" size="medium" ids="7449"]

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев