Казан Федераль университетында татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен яңа караш тәкъдим ителә

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе халыкара онлайн-семинарда катнашучы чит ил галимнәренә һәм Татарстан мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына татар телен укыту концепциясен тәкъдим итте. Онлайн-семинар Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе белән Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия Милли университетының (Казахстан) филология факультеты арасында, Эгей университеты (Төркия) һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы катнашында үткәрелде. Семинарда Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелгән “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциягә балалар озатып килгән укытучылар катнашты. Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рәдиф Җамалетдинов республикада ике дәүләт теленең бер үк күләмдә укытылуын билгеләп узды, татар теле һәм әдәбиятын укытуга яңача караш кирәклеген әйтеп, галимнәрнең бу юнәлештә зур эш башкаруларын, декабрь аенда концепция әзерләнеп бетеп, гыйнвар аенда фикер алышулар баруын хәбәр итте. Озакламый әлеге документның Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә каралачагы билгеле булды. Концепция авторлары тел өйрәнүчеләрне ике категориягә бүлә – татар телен туган тел буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр. Рәдиф Җамалетдинов искәртеп үткәнчә, моңарчы ул өч юнәлештә алып барыла иде: татар теле татар мәктәпләрендә, татар теле рус мәктәпләрендәге татар телле балаларга һәм татар теле туган тел булмаган балаларга. “Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен яңа караш тәкъдим ителә, без Европа системасына чыгабыз”, - диде институт директоры, әлеге концепцияне эшләүче төркем җитәкчесе Рәдиф Рифкать улы. КФУның тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова үз чыгышында әлеге концепциягә ачыклык кертеп узды. Ул уку материалының катлаулы һәм күләмле булуын, укучыларның яшь үзенчәлекләре таләпләренә җавап бирә торган дәреслекләрнең аз булуын әйтте. “Татар телен предмет буларак кына укыту түгел, ә бәлки аның милли мәдәниятебезнең асылы булуын, татар милләтен саклауда төп таяныч булуын алга куеп эш итү сораладыр”, - диде ул. “Татар телен туган тел һәм дәүләт телләре буларак укытуның концептуаль нигезләрен эшләгәндә, рус теле һәм чит ил тәҗрибәсенә таяну да бик мөһим. Үзебезнең һәм гомумевропа лингвометодикасы тәҗрибәсенә таяна торган, дөньякүләм кабул ителгән фәнни стандартларга җавап бирерлек татар телен укыту методикасын булдыру күз алдында тотыла... Тел белү дәрәҗәсенә карап, рус телле балалар ике төркемгә бүленә – башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр. Программалар һәм уку-укыту әсбаплары, әлеге үзенчәлекләрдән чыгып, аралашырга өйрәтүне үзәккә алып төзелә”, - дип дәвам итте ул. Мөслимә Мәгъсүм кызы дәреслекләрдә темалар саны артык күп булуын, ә Европа стандартлары буенча аның нибары дүрт тема булырга тиешлеген билгеләп узды. Европа стандартлары буенча бала 1нче сыйныфта 600 сүз өйрәнергә тиеш булса, хәзерге дәреслекләр буенча ул 256, 300, 359 сүз өйрәнә ала. Ул татар телен туган тел буларак укытуда лингвистик компетенциясенең өстенлек итүен ассызыклады. Ул беренче чиратта кагыйдәләр өйрәтелүгә, алар дәреслекнең яртысыннан күбрәген тәшкил итүен, сөйләмне үстерүнең каядыр читтәрәк калуын әйтеп китте. Яңа концепция буенча, татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләрне дә ике төркемгә бүлү каралган – башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр. “Моңарчы татар телендә сөйләшә белмәгән татар балалары рус төркемнәре белән бергә утырдылар. Без хәзер татарча белмәгән татар балаларын аерып алып, татарча башлап өйрәнүчеләр төркеменә кертәбез. Аларга татар халкының традицияләрен аңлатырбыз, татар авыз иҗатына нигезләп татар телендә иркен сөйләшергә өйрәтә алырбыз дип уйлыйм”, - ди Мөслимә Шәкүрова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: