Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан федераль университеты дөньяның иң яхшы югары уку йортлары рейтингына кергән

U.S. News & World Report медиакомпаниясе бастырып чыгарган U.S. News Best Global Universities 2018 дөньяның иң яхшы университетлары рейтингында Россиянең 15 югары уку йорты арасында беренче тапкыр Казан (Идел буе) федераль университеты кергән. Бу хакта Россия югары уку йортларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү буенча “5 — 100” проекты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге исемлеккә эләгү өчен, университетка Clarivate Analytics глобаль репутация сораштыруы нәтиҗәләре буенча "Топ-250" гә эләгергә яисә 2011 — 2015 еллар эчендә Web of Science Core Collection мәгълүматлар базасында 1,5 меңнән дә ким булмаган басма булдыру кирәк. Әлеге рейтинг 13 индикатордан тора. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, рейтингта Россия югары уку йортлары саны артуы - “5 — 100” проекты эшчәнлеге нәтиҗәләре. Россиядән иң яхшы урыннарны рейтингта М. В. Ломоносов исемендәге университет – 267нче урын; НИЯУ МИФИ — 438 нче урын; Новосибирск дәүләт университеты — 471 нче урын; шулай ук Мәскәү физика-техник институты 534 нче урын белән яулаган.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев