Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан эшмәкәрләренә яңа мөмкинлекләр ачыла

2016 елда ташламалы кредит бирү программасы кысаларында Казан эшмәкәрләре елына 2,3 процент ставкасы белән 370 млн сум заем акча җәлеп итә алган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов әйтүенчә, эшмәкәрләр соравы буенча максималь кредит суммасы 10 млн сумга кадәр арттырылган. “Ел азагына кадәр без 500 млн кадәр кредит бирүне планлаштырабыз”, - диде ул.

Башкарма комитет комиссиясенә барлыгы 163 заявка тапшырылган. Аларның 65енә ризалык бирелгән, 57се эшләп бетерү өчен кайтарылган, 26сы кире кагылган. Иван Кузнецов әйтүенчә, кире кагылган проект инициаторларының салым түләү органнары белән җитди проблемалары булган.

Кредит бирелгән проектларның 70 проценты сәламәтлек саклау өлкәсенә, җитештерүгә, юлларда хезмәт күрсәтүгә карый. Шулай ук эшмәкәрләргә дүрт хостел һәм ике кечкенә кунакханә төзелеше өчен акча бүлеп бирелгән.

Хәзергә Казанда 63,2 мең кече һәм урта бизнес предприятияләре гамәлдә, бу республика предприятиеләренең 44 процентын тәшкил итә. Кече һәм урта бизнес предприятияләре Казан икътисадының 37 процентын формалаштыра.

Казанда “Аренда каникуллары” проекты тормышка ашырыла. Бу проект буенча эшмәкәрләргә ихтыяҗ булмаган муниципаль биналарны арендалауда ташламалар каралган. 29 апрельдән гомуми мәйданы 11,7 мең кв. м булган 66 бина сатуга куелган, аларның 5 мең кв. м гамәлгә куелган, 32 аренда килешүе имзаланган.  Барлык биналарда, диярлек, ремонт эшләре бара, алтысысында эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барыла.

Иван Кузнецов әйтүенчә, уңай нәтиҗәләр булса да, кече һәм урта бизнесның барлык субъектарына уңай шартлар булдыру буенча системалы мөнәсәбәт булырга тиеш. “Бизнес өчен муниципаль хезмәтләрнең эчке ревизиясен үткәрергә кирәк”, - диде Иван Кузнецов.

Аерым алганда, Башкарма комитет карамагында, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча проектлы офис булдырыла. Офиста бизнес өчен муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә оптимизацияләү мөмкинлекләре каралачак. Беренче карарны 2017 ел башында ук чыгарырга планлаштырыла. “Төп максат – Казанны бизнес өчен уңай шәһәр ясау”, - диде Иван Кузнецов. Казан мэры Илсур Метшин проектлы офис эшендә муниципалитет җитәкчеләре катнашуларын билгеләп үтте. Шулай ук ул, төзелешкә рөхсәт бер көндә бирелү турында да сүз бармый, диде.

Иван Кузнецов журналистларга сөйләгәнчә, проектлы офис җир участокларына рөхсәт бирү процессын оптимизацияләргә тәкъдим итәчәк. Хәзер бу процедура 7 муниципаль хезмәтне үз эченә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев