Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан егете Sony Pictures үткәргән видеороликлар бәйгесендә Россия данын яклый

Sony Pictures Television Россия телеканаллары Picture This (Представь, күз алдыңа китер) исеме астында халыкара экологик кампанияне тәкъдим итә. Аның максаты – Җир планетасына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибарны юнәлтү. Шул нисбәттән, Picture This конкурс-фестивале үткәрелгән. Казанда яшәүче Александр Макаров үзенең видеоролигы белән фестиваль-конкурсның төбәк этабында җиңүгә ирешеп, Россиянең бердәнбер вәкиле буларак финалга юл тоткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә режиссер ассистенты Диләрә Харисова сөйләде.

“Picture This” фестивале ике этапка бүленгән. Беренче этап төрле илләрдә һәм төбәкләрдә уздырыла. Беренче этапта җиңүчеләр икенче этапка үтә һәм халыкара финалда көчен сыный. Конкурста катнашуның яше 18 дән дә ким булмавы шарт булган. Катнашучылар әйләнә-тирә мохиткә уңай тәэсир итә алырлык нәрсәләр турында 30 секундтан алып 7 минутка кадәр оригиналь видеоматериал булдырырга һәм YouTube (https://www.youtube.com/) чыгарырга тиеш. Финалда җиңүчегә 5 мең АКШ доллары күләмендә Гран-при һәм Сони компаниясе телевизоры һәм фотоаппараты тапшырыла.

Диләрә Харисова сүзләренә караганда, Александр Макаров видеороликның сценаристы, режиссер-постановщигы, операторы, монтажчысы да. Актер – Александр Храмов.

Диләрә Харисова Россия һәм БДБ илләре катнашкан беренче этапта 120 кеше катнашканын әйтте. Һәр ил үзенең җиңүчесен билгеләп, халыкара финалга юлланган. Финалга юллама отучыларга Лос-Анжелеска ике көнгә ике кешелек билет һәм анда тору хокукы бирелә.

“Видеоролик тулысынча режиссер идеясе. Анда кипкән агач киселде. Конкурста беренче тапкыр катнашып, Александрга шундый бәхет елмайды”, - дип белдерде Диләрә Харисова. Ул Александр Макаровның белеме буенча юрист булуын, ләкин 13 яшьтән бирле режиссерлык белән кызыксынып, режиссура курсларын тәмамлаганын әйтте. “Ул һәрвакыт кыска метражлы фильмнар төшерә, тулы метражлыларны да төшерергә җыена. Һәрвакыт кинофестивальләрдә катнаша. “Кинотавр” фестивалендә дә, “Алтын мөнбәр” фестивалендә дә эшләрен тәкъдим итте”, - диде Диләрә.

Финалда Бөекбритания, Испания, Португалия, Төньяк Америка, Көньяк Америка, АКШ, Азия, Үзәк Ауропа (Польша, Румыния, Венгрия) вәкилләре көч сынашачак. Аларны экспертлардан торган жюри бәяли. Александр Макаровның видеороликгы финал өчен инглизчәгә тәрҗемә ителгән.

Белешмә өчен. SPT телеканаллары эшләгән һәр ил җентекләп өйрәнү өчен үз темасын сайлаган: Россия, Испания һәм Италиядә чүп эшкәртү; Һиндстанда калдыкларны утильләштерү; Латин Америкасында шәһәрне яшелләндерү; Көняк Африкада мөгезборыннарны саклап калу; Азиядә пластик пакетларны куллануга каршы көрәш; Бөекбританиядә киемне утильләштерү һәм башкалар. Россиядә SPT телеканаллары чүп-чар проблемасы турында сөйли, шулай ук шәһәр халкын чүпне аерым җыюга һәм эшкәртүгә этәргеч бирә. Sony Pictures Television – бөтен дөнья буенча төрле жанрдагы программаларны җитештерү һәм тәэмин итүгә юнәлдерелгән Америка телевизион компаниясе. Компания Sony Pictures Entertainment бүлекчәсе һәм Sony япон траснациональ корпорациясенең бизнес-берәмлеге булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев