Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан егете химия буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган

Грузиянең Тбилиси шәһәрендә үткән химия буенча 48нче Халыкара олимпиадада Казан егете Булат Курамшин алтын медаль яулаган. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә 73 ил катнашкан, Россия командасы данын Мәскәү, Санкт-Петербург егетләре һәм Казаннан Булат Курамшин яклаган. “Химия җыелма командасына Казаннан да бер кеше керү күркәм гадәткә әйләнеп килә, – дип сөйләде КФУның өлкән фәнни хәзмәткәре Игорь Седов. - Узган елны да, аңа кадәр дә казанлылар көмеш медаль алганнар иде. Быел менә алтынны яуладык. Халыкара олимпидаларда безнең илдән гадәттә чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша. Ә болай 20 яшькә кадәр дигән чикләү куелган. Олимпиадада катнашкан егетләрнең барысы да ил буенча химия фәненнән югары дәрәҗәгә ирешүчеләр. Халыкара олимпиадада җиңү бик зур күрсәткеч.” Быел гына мәктәпне тәмамлаган Булат Курамшин моңа кадәр химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында өч тапкыр җиңгән була. “Халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнашуым, ә болай Бөтенросссия, Менделеев олимпиадаларында 9нчы сыйныфтан бирле катнашам, – дип сөйләде ул. – 8нче сыйныфта 131нче лицейга укырга кергәч химия һәм физика белән кызыксынып киттем. Монда әлеге фәннәрне бик әйбәт өйрәтәләр. Әлеге уңышка ирешүем өчен мәктәп директорына һәм химия укытучысына бурычлы. Алар миндә әлеге фәнгә кызыксыну уятты, шул юнәлештә үсәргә ярдәм итте. Әти-әниемнең эшчәнлеге физика белән дә, химия белән дә бәйле түгел. Билгеле, халыкара олимпиадада катнашу һәм җиңү җиңел булмады. Шулай булырга да тиеш, чөнки ул химикларның иң югары дәрәҗәдәге олимпиадасы бит. 70 тән артык ил катнашты, шуңа көндәшлек тә бик көчле булды.” Химия һәм физикадан тыш, Булат баскетбол белән дә шөгыльләнә. “Профессиональ дәрәҗәдә түгел, үзем өчен генә. Яшьтәшләремннән әллә ни аерылмыйм, – ди ул. – Башкалар кебек үк китаплар укырга, музыка тыңларга һәм фильмнар карарга яратам.” Булат Курамшин КФУның Химия институтына укырга кергән. “Уку барашында күбрәк нинди юнәлеш ошый шуны сайлаячакмын. Киләчәк тормышымны да химия белән белән бәйләргә уйлыйм.”

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев