Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан әдәбият өлкәсендәге яшь талантларны көтеп кала

«Глаголица» балалар әдәби бәйсез премиясе заявкалар алуны туктатты. Яңа сезонда бәллүр ябалак өчен Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 800 конкурсант көч сынашачак, дип хәбәр итә "Бәхетле  мизгелләр” - «Счастливые истории» сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды.

Казан «Глаголица» премиясе өченче тапкыр инде әдәбият өлкәсендә сәләтләре сизелгән 10нан 17 яшькә кадәрге яшь талантларны бүләкләячәк. 1000гә якын рус һәм татар телендәге язмалар фонд адресына юлланган. Поэзия, проза, эссе, әдәби тәрҗемәләр жанрындагы эшләр узган елгыдан ике тапкырдан артыграк килгән быел. Әдәби эшләр Россиянең 64 субъектыннан, Әрмәнстаннан, Финляндия, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстан, Украинадан алынган.

Фонд директоры Ирина Хөснетдинова билгеләп үткәнчә, талантлы балаларны Казанга җыю белемнәре, мәдәни һәм рухи кыйммәтләре белән бүлешеп, үзара аралашу өчен кирәк. Шундый бәйгеләрдә аларны ишетәләр, күрәләр, бу бик мөһим.

2 елда конкурсантларның 216 эше альманахларда басылып чыккан, хикәяләр буенча 7 кыска метражлы фильм төшерелгән, ике башкаланың әдәби журналларында 6 язма дөнья күргән, призерлар Санкт-Петербург радиодулкыннарында чыгыш ясаган.

Лауреатлар тантаналы чара алдыннан традицион рәвештә авторлык мастер-классларында тәҗрибә туплыйлар. Быел 14нән 19 ноябрьгә кадәр «Байтик» компьютер лагеренда 100 номинант Россия әдипләре, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре, китап авторлары белән очрашачаклар. Алар арасында шагыйрә, эсселәр остасы Марина Бородицкая, поэзиядә тәрҗемәче Григорий Кружков, Таня Гроттер турындагы китап авторы Мефодий Буслаев һәм фантаст Дмитрий Емец, балалар шагыйре, тәрҗемәче Виктор Лунин, татар шагыйре Роберт Миннуллин һәм башка кызыклы шәхесләр булачак.

Октябрьдә экспертлы жюри премиянең 100 иң әйбәт эшен ачыклаячак, финалистларның исеме ноябрь башында билгеле булачак.

Тантаналы чара 2016 елның 19 ноябрендә “Әкият” татар дәүләт курчак театры бинасында үтәчәк.

Әдәбият бәйрәмендә катнашучылар өчен зур итеп мәдни-күңел ачу программасы оештырылачак, анда Зөя шәһәрчегенә һәм Болгарга бару да планлаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев