Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дөнья чемпионы булып танылган команданы алкышларга әзерләнә

Казанда катнаш командалар арасында керлинг буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Тиздән хәлиткеч матчлар – плей-офф старт алачак. Россия командасы төркем этабындагы уеннарын уңышлы төгәлләде: алты матч – 6 җиңү! Чемпионатта “С” төркемендә чыгыш ясаган, составында Александр Крушельницкий, Анастасия Брызгалова, Мария Дуюнова һәм Даниил Горячев булган, иң яшь команда буларак танылу алган Россия җыелмасы төркем этабында бер-бер артлы Испания (8:2), Чехия (7:5), Польша (9:4), Дания (9:3), Казахстан (12:1) һәм кичәге соңгы турда Австралия (6:4) командаларыннан өстен чыкты.
 

14 октябрьдә старт алган турнир 22 октябрьдә төгәлләнә. Биредә 37 илдән катнаш командалар көч сынаша. Плей-офф раундына шуларның иң яхшы 16сы чыгачак. Россия спортчыларының төркем этабы төгәлләнгәнче үк турнирның 1/8 финал раундына узулары билгеле булган иде инде. Хәзер алар көндәшләрен көтә. Хәлиткеч көч сынашулар җомга көнен башлана.

Казанга – танылу алырга Керлингның Шотландиядә килеп чыккан спорт төре булуы мәгълүм. Дөнья чемпионаты уздырылуына карамастан, Россиянең спорт башкаласы исемен йөрткән Казанда керлинг киң танылу алмаган. Игътибар да юк дәрәҗәсендә. Хәер, әле берничә ел элек кенә Россиядә дә керлинг экзотик спорт төре санала иде. Барысына да Россия хатын-кызлар җыелмасының уңышлары “гаепле”. Гүзәл затларыбызның Европа чемпионатларында өч тапкыр чемпион, дөньякүләм ярышта соңгы өч елда бронза медаль яулавы мәгълүм. Аерым җирлектә спорт төренең үсешенә этәргеч ясау өчен менә шундый уңышлар кирәк тә инде ул. Тәҗрибә күрсәткәнчә, дөньякүләм дәрәҗәдәге турнирлар уздырылганнан соң, тәгаен төбәкләрдә керлингка да игътибар арта. Шуңа да Россия керлинг федерациясе җитәкчелеге чемпионатны Казанда уздыру тәкъдиме белән чыккач, Казанда бу фикерне күтәреп алдылар. Чемпионат уздыру гына түгел, Олимпия программасына кергән спорт төрен төбәкләрдә үстергәндә генә Россия көндәшлеккә сәләтле җыелма командасы белән горурлана алачак. – Чемпионат уздырылган шәһәрләрдә керлинг мәктәпләре ачыла, спорткомплекслар булдырыла, әлеге спорт төренең үсешенә нигез салына, – ди бу уңайдан Россия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев. – Казанда да керлингның киң җәелүен көтәбез. Ә бүген без республикада иң югары дөньякүләм таләпләргә туры килгән әзерлекне, спорт бәйрәме рухын күрәбез. Чемпионаттан соң керлинг республикада үсеш кичерергә тиеш. Чемпионатта катнашырга кар күрмәгән Бразилия, Төркия кебек илләрдән дә командалар килгән икән, Россиядә аның белән һәр унынчы кешенең берсе шөгыльләнергә, кызыксынырга тиештер кебек. Татарстан вәкиллеге әлеге фикерне куәтли генә. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов фикеренчә, керлинг ил буенча югары тизлектә үсеш кичергәндә, Татарстан калышмаска тиеш.   – Керлинг федерациясе үз эшчәнлеген алып бара, тәҗрибә уртаклашу өчен чит илдән белгечләр чакыртабыз. Шушы юнәлештә алып барылган эш үз нәтиҗәсен бирер – Казанда керлинг белән шөгыльләнүчеләр саны артыр, – дип ышаныч белдерә Владимир Леонов. – Чемпионат кысаларында Казанда Бөтендөнья керлинг федерациясе җитәкчелеге дә эшли. Алар белән берлектә республикада әлеге спорт төренең үсешен тормышка ашыру хакында фикерләшәбез. Бозлы мәйдан, гранит таш һәм “мишень-йорт” Керлинг буенча катнаш командалар ярышы Олимпиада программасына кертелмәгән. Дөнья чемпионаты да әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Аның беренчесе узган ел Швейцариянең Берн шәһәрендә үткәрелгән иде. Норвегия җыелмасы катнаш төрдә беренче дөнья чемпионнары буларак тарихка кереп калды. Алар финалда Швеция җыелмасыннан өстен чыккан иде. Россия керлингчылары ул чакта Кытай командасына оттырып, дүртенче урында гына калды. Россия җыелмасы быел үз тамашачысы алдында алтын медаль яулау бурычын куя. Хәер, узган чемпионаттагы “агач медаль”дән соң, монысында һәр медаль “алтын”га тиң булыр кебек. Ил җыелмасы төп көндәшләр рәтендә Швеция, Швейцария һәм Канаданы атый. ...Ә ул арада Казанның Спорт сараендагы чемпионатны тамаша кылучылар үз командасы өчен көч бирү генә түгел, ят спорт төренең нечкәлекләрен дә өйрәнә. Күпләр инде махсус мишеньгә – “йортка” таба шудырылган “таш”ның граниттан эшләнүен, аның авырлыгы 19,96 килограмм булуын да белеп алгандыр. “Скип”, “энд”, “экстра энд” кебек терминнарның да ни аңлатканын, уенчыларның кулындагы щетка белән бозны ышкып, “таш”ның ни рәвешле юнәлешен үзгәртеп булуын чамалап алучылар саны да арткандыр. Иң кызыгы шунда: тамашачылар керлингта катнаш командалар көч сынашуын якыннан күрә алды. Ә бу әле яңа спорт төре. Ул хатын-кызлар керлингын да кабатламый, ир-атлар уенына да җитә алмый. Биредә икешәр ир-ат һәм хатын-кыз бер-берсенең көчен, мөмкинлеген чамаларга, шуңа яраклаша белергә тиеш. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була, ди спортчылар. Боздан башлана Театр элгечтән башлана, дигән кебек, керлинг өчен бозны әзерли белү осталыгы да кирәк икән. Хоккей, фигуралы шуу өчен булган бозга тиешле сызыклар төшерү, мишень ясау белән генә эш бетми, ди оештыручылар. Бактың исә, бозны катыру технологиясе дә бөтенләй башка төрле икән. – Суны шундый итеп агызырга кирәк, бозда һава җыелырлык бушлык калмаска тиеш, – дип ачыклык кертте Бөтендөнья керлинг федерациясе тарафыннан билгеләнгән баш белгеч Стефан Ротлисбергер. – Бу бик мөһим фактор. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта “таш” авырлыгы белән боз чатнарга, ярылырга мөмкин. Шунысы да игътибарга лаек: боз катыру өчен су берничә чистарту этабы аша уза, ди. Шул рәвешле, боз әзерләү эше якынча 5 көнгә сузыла икән. Казан менә шул рәвешле һәр әзерлек этабына җитди игътибар юнәлтеп, дөнья чемпионатына әзерләнде. - Бу Казан гына түгел, гомумән Россия өчен зур вакыйга, – дип фикерен белдергән иде чемпионат ачылган көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, думаның физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев. – Россия тирәсендәге вәзгыятькә дә карамастан, Бөтендөнья керлинг федерациясе чемпионатны Россиядә уздыру фикереннән кире кайтмады. Катнашучы командалар һәм кунаклар Россиянең халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру осталыгына тагын бер кат инаныр, ә Казандагы чемпионат әлеге спорт төренең Олимпия программасына керүенә этәргеч ясар. ...Вәгъдәләр сүздә генә калмаса, Казанда керлинг белән шөгыльләнүче балалар, яшьләр саны артырга тиеш. Анысы киләчәк эше. Ә хәзергә Казан дөнья чемпионы булып танылган команданы алкышларга әзерләнә. Тагын ике көн калды.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев