Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт яшь тамашачы театры 85нче сезонын ача

4 октябрь көнне Казан дәүләт яшь тамашачы театры 85нче сезонын ачарга җыена. Бу көнне тамашачыларга узган сезоннның премьерасы булган “Маленький принц” спектакле күрсәтеләчәк. Шулай ук репетруарга кергән барлык спектакльләрдә уйнаучы актерлар белән очрашу һәм алар белән фотосурәткә төшү дә булачак. Яңа сезонда театр берничә премьера тәкъдим итә:
  •  «Нос» (Н.В.Гоголь) – режиссер Т.Имаметдинов;
  • «Выстрел» (А.С.Пушкин) – режиссер Т.Имаметдинов.
  • «Господин Ибрагим» (Э.-Э.Шмитт) – режиссер И.Зәйниев;
  • «Я считаю до пяти» (М.Бартенев) – режиссер И.Зәйниев;
  • «Как по щучьему велению» (Рус халык әкиятләре буенча) – режиссер Е.Казанцев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев