Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт мәдәният институтында икенче тапкыр үтәчәк "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә әзерләнәләр

Искәртеп үтик, “Үзгәреш җиленең” беренчесе Казанда һәм Мәскәүдә 2016 ел ахырында үтте. «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына фестивальнең баш сайлап алучысы, танылган җырчы һәм педагог Венера Ганиева репетицияләрнең беренче фестивальдәге башкаручыларның яртысы белән үтүе хакында сөйләде. «Болар беренче фестивальдә катнашкан 14 кеше. Без яңа репертуар сайладык һәм концертмейстерлар белән эшли башладык», – дип аңлатты Венера Ганиева. РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты 1 марттан яңа башкаручыларны тыңлый башлаячакларын белдерде. «Яңа башкаручыларны җыячакбыз, аранжировкалар ясаячакбыз һәм яздырачакбыз», – диде ул. Әңгәмәдәш сүзләренчә, репетицияләр Казан дәүләт мәдәният институтында һәм М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев