Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт консеваториясенең халык уен кораллары кафедрасы юбилеен бәйрәм итә

8 декабрьдә Татарстан башкаласында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Казан дәүләт консеваториясенең халык уен кораллары кафедрасы юбилеена багышланган концерт узачак.

Халык кораллары кафедрасы оешканга 55 ел тула. 1961 елда ачылган кафедраны 2003 елдан Татарстанның атказанган артисты, профессор Әбүзәр Фәйзуллин җитәкли.

Бәйрәм кичәсендә консерваториянең Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркесты, яшь солистлар, халыкара бәйгеләр лауреатлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Зарина Шәмсетдинова, Эльвира Авзалова кебек танылган артистлар бар. Программада рус, чит ил һәм татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев