Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт консерваториясе "Яңгыра, халык думбырасы!" исемле этник музыка концертына чакыра

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы укытучысы, сәнгать фәннәре кандидаты, танылган фольклорчы Геннадий Макаров коллегалары һәм укучылары белән берлектә оештырылган “Яңгыра, халык думбырасы!” исемле этник музыка концертына чакыра. Концерт 2 декабрьдә була. “Программа җәмәгатьчелекне борынгы музыка уен коралларының яңгырашы һәм аларны реконструкцияләү тәртипләре белән таныштыру максатыннан чыгып әзерләнде. Концертта думбыраның төрле төрләре белән танышырырбыз. Идел бу халыкларының төрле этник төркемнәренең - эрзя, мукшы, удмурт, чуваш, Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нагайбәкләрнең музыкаль мирасы булган борынгы көйләр һәм җырулар яңгыраячак”, - дип вәгъдә итә оештыручылар. Башкаручылар - Геннадий Макаровның хезмәттәшләре һәм шәкертләре - Мария Стуклова, Павел Александров, Айсылу Әсәдуллина, Вероника Барышникова, Алинә Әхмәтшина, Мария Бочкарева, Резиля Серенеева, Татьяна Ефремова. Концерт Казан дәүләт консерватоиясенең Зур Кызыл урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан Татар музыка сәнгате факультеты бинасында була. Башлана – 16.00 сәгатьтә. Керү – түләүсез.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев