Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт федераль университеты иң алдынгылар рәтендә!

КФУ, Бөекбританиянең Quacquarelli Symonds (QS) консалтинг компаниясе төзегән 2016-2017 ел рейтингы буенча, дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлеккә керде.

Рейтингта ул Дәһли, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары, шулай ук Казахстан дәүләт университеты, Лондон Кингстоны, Миссури технология университеты (АКШ) һәм башкалар белән 501дән 550гә кадәр булган урынны тота. Моннан тыш КФУ 21 Россия вузы рейтингына да кергән.

Ун иң яхшы Россия югары уку йортлары исемлегенә Санкт-Петербург дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт университеты, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү физика-техник университеты, Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты, Томск дәүләт университеты, Томск политехника университеты, Мәскәү инженер-физика институты һәм Икътисад югары мәктәбе кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев