Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан дәүләт энергетика университетында Татар-Саксония инжиниринг үзәге ачылды

Казан дәүләт энергетика университетында Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тантаналы төстә Татар-Саксония инжиниринг үзәге ачылды. Югары уку йорты нигезендә энергия нәтиҗәлелеге һәм экология куркынычсызлыгы өлкәсендә тикшеренүләр алып барылачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Немец эшкуарлыгы вәкилләре һәм Германиянең төбәк закон чыгару органнары депутатларыннан торган делегация Казан университетының лабораторияләре, казанышлары белән танышты.

Кунакларның күбесе Россиягә карата кабул ителгән санкцияләрнең Европа дәүләтләре икътисадына зур зыян салуын искәртте. Мәсәлән, SARAD GmbH фирмасы җитәкчесе Томас Штраль үзенең мөрәҗәгатендә санкцияләргә чик куярга һәм үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Әйтергә кирәк, быел июнь аенда Дрезденда “Саксония – Татарстан” икътисади форумы кысаларында SARAD GmbH фирмасы белән килешү төзелгән иде, аның буенча Казан дәүләт энергетика университетында татар-немец инжиниринг үзәге төзү турында килешенде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев