Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Кazan” бию ансамбленең хореография студиясе “Әкият”тә бии

22 май көнне Казанда “Әкият” дәүләт курчак театрында “Кazan” бию ансамбленең хореография студиясенең хисап концерты була. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе − ТРның халык артисты Чулпан Закирова. Концертта татар, эстрада һәм балалар биюләре, шулай ук, дөнья халыклары милли биюләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә. Студия репертуарының төп өлешен халык биюләре алып тора. Төркемгә йөрүче урта яшьтәге балалар хәрәкәтләрнең авыр формаларын өйрәнеп, тәкъдим ителгән халык биюенең холкын тамашачыга җиткерергә омтыла. Өлкәнрәк төркемнәр исә “Казан” ансамбле репертуарыннан булган биюләр башкара. Мәгълүмат өчен. “Кazan” бию ансамбле студиясе “Казан” муниципаль бию ансамбле базасында 2002 елда оешкан иде. Ул ансамбль өчен артистлар әзерләү белән шөгыльләнә. Анда йөргән балалар Франция, Болгария, Төркия, Чехия кебек илләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Чабаксар һ.б. шәһәрләрдә уздырылган бик күп бәйгеләрдә катнашып, гран-прилар алырга өлгергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев