Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан бильярд буенча Татарстан чемпионатын кабул итеп алырга җыена

Турнир 1-2 октябрьдә һәм 8-9 октябрьдә үткәрелә. Татарстан чемпионы исеме өчен республиканың иң яхшы 30 спортчысы көрәш алып барачак. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырыла. Ачылыш тантанасы 1 октябрьгә билгеләнгән. Калган көннәрдә “Спектр” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында уеннар оештырыла. Җиңүчеләр Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Анысының вакыты ноябрь азагына билгеләнгән.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев