Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан бик тә бай рухи тормыш белән яши" - Разил Вәлиев

(Казан шәһәр Думасында ясаган чыгыштан) Бүгенге сессиянең көн тәртибенә төп мәсьәлә итеп культура проблемалары куелу үзе генә дә башкалабызда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүе хакында сөйли. Моңа кадәр чыгыш ясаучыларны кабатламаска тырышып, мин сезнең белән үземне куандырган һәм шулай ук борчыган кайбер фикерләрем белән генә уртаклашырга телим. Чыгышымны татар телендә – дәүләт телендә ясармын. Кызганыч, бу залда Дәүләт Советындагы сыман, синхрон тәрҗемә юк. Югыйсә, чыгыш ясау өчен ике дәүләт теленә дә бертигез мөмкинлек тудыру шулай ук культура билгесе булыр иде.
Соңгы елларда Казаныбызның йөзе яктырып, шәһәребезнең Россиядә генә түгел, халыкара масштабта көннән-көн таныла баруы һәммәбезнең дә күз алдында. Без инде үзебез моңа ияләшеп, моны гадәти хәлгә саный башладык бугай. Безнең халыкта: «Үзеңнең ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора», – дигән гыйбарә бар. Казанга читтән килгән кунакларның көннән-көн ишәя баруы, башкалабызның туристик үзәккә әверелүе – шәһәребезгә бирелгән югары бәя дип санарга кирәк. Әйе, без Казаныбыз белән горурланабыз, аны дөньяның иң матур шәһәре итеп күрергә телибез. Әмма, белгәнебезчә, матурлыкның, камиллекнең чиге юк. Моны башкалабыз җитәкчеләре дә яхшы беләләр һәм башкалабызны чыннан да иң гүзәл шәһәр итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Безнең халыкта: «Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар», – дигән әйтем бар. Ә шәһәрнең киеме – аның йортлары, аның биналары, урамнары, аның бизәлеше. Бу яктан караганда да, моннан 15-20 ел элеккеге күренеше белән чагыштырганда, ул күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Казан шәһәре, белгәнебезчә, «Татарстан» дип аталган милли республиканың гына түгел, ә дөньяга сибелеп яшәгән дистә миллионлы татар халкының да рухи башкаласы. Әгәр без татар халкы исеме белән аталган республика башкаласында яшибез икән, кылган гамәлләребез белән дә һәрдаим моны истә тотарга тиешбез. Әмма, ни кызганыч, борынгыдан сакланып килгән һәм соңгы елларда калкып чыккан берничә дистә мәчеттән башка, шәһәребезнең архитектура йөзендә татар аһәңнәре, милли бизәкләр әлегә бик аз. Дөрес аңлагыз, мин һич кенә дә Казаныбызны тоташтан түбәтәйле, калфаклы һәм чәк-чәкле шәһәр итәргә кирәк дип санамыйм. Чөнки ул безгә үзенең татар-рус бергәлеге, культура төрлелеге белән кыйммәтле. Без Казанның Горький һәм Шаляпин, Качалов һәм Лобачевский һәм тагын йөзләгән бөек рус һәм башка милләт шәхесләре шәһәре икәнен һич тә онытмыйбыз, әмма шулай ук аның бөек Тукай һәм Фатыйх Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин Фәхреддин, Муса Җәлил һәм Салих Сәйдәшев каласы икәнен дә истән чыгара алмыйбыз. Казан – татар һәм рус милләтләрен, культурасын бер казанда кайнаткан, мәдәниятләр төрлелеге белән дөньяга танылган уникаль шәһәр. Шуңа күрә киләчәктә яңа проектлар төзегән вакытта архитекторларыбызга шәһәребезнең үз йөзен саклау һәм баету бурычын куярга, алардан шуны таләп итәргә кирәк дип саныйм. Бу яктан үрнәк алу өчен аларны Барселонага гына түгел, ә бәлки, Астана, Ташкент кебек милли бизәкле шәһәрләргә тәҗрибә тупларга җибәрү кирәктер? Россиядән һәм чит илдән килгән турист бездә моңа кадәр беркайда да күрмәгән нәрсәләр күрергә өметләнә. Соңгы елларда яңартылган Иске татар бистәсенең күзгә күренеп популярлашуы, Казан халкының һәм кунакларның яраткан урынына әверелүе шул турыда сөйли. Казаныбызның һәр урыны, һәр мәйданы, һәр тыкрыгы бай һәм мавыктыргыч тарихка һәм вакыйгаларга ия. Әмма шушы бай тарихны, матурлыкны, гүзәллекне, мәсәлән, Төркия һәм Израильдәге шикелле мавыктыргыч итеп төрле телләрдә сөйли һәм аңлата белүче экскурсоводларыбыз да әлегә бик аз. Без шәһәребезне атаклы Казан Кремленнән башка күз алдына китерә алмыйбыз, кунакларыбызны иң беренче чиратта шунда алып барабыз. Кремль хәзер чиста, пөхтә, анда яңадан-яңа музейлар, күргәзмәләр барлыкка килә. «Кол шәриф» мәчете белән Благовещение соборын сокланып тамаша кылганнан соң без, гадәттә, Бауман урамына төшәбез. Әмма, ни кызганыч, шәһәребез тулаем яңара, матурлана барса да, үзәк урамыбыз бүгенге көнгә кадәр, чын мәгънәсендә, Казанның горурлыгы булырлык дәрәҗәгә җитмәде әле. Франциядә гөрләтеп Сабан туе үткәреп кайтканнан соң, бәлки, Париж урамнарыннан үрнәк алып, Бауман урамының эчтәлеге дә, тышкы кыяфәте дә, милли эчтәлеге дә, хәтта атамасы да яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез. «Культура» дигәч, билгеле инде, иң беренче чиратта күз алдына театрлар, музейлар, китапханәләр, концерт заллары, сәнгать уку йортлары, күргәзмәләр килеп баса. Бу яктан караганда, Казан бик тә бай рухи тормыш белән яши, дип горурланып әйтергә була. Соңгы елларда барлыкка килгән Аксенов фестивале, Константин Васильев музее, язучыларның ишегалды очрашулары, төрледән-төрле китап ярминкәләре шәһәребезнең рухи дөньясын тагын да баетып җибәрде. Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә дигәндәй, бу яңалыкларга милли бизәкләр өстәп, берәр атаклы татар язучысына яисә сәнгать әһеленә багышлап, «Аксенов-фест» кебек татарча «фестлар» оештырылса, шәһәрдә үткәрелә торган мәдәни чараларда татар теленә, татар музыкасына, татар сәнгатенә дә зуррак урын бирелсә, рухи дөньябыз тагын да баебрак китәр иде. Бу үзебез өчен дә, туристларны күбрәк җәлеп итү ягыннан да нәтиҗәле эш булыр иде. Узган елны Илсур Рәис улының туган шәһәре Түбән Кама янәшәсендә Тукай исемендәге гаҗәеп гүзәл һәм уңайлы «Уку паркы» булган заманча уникаль китапханә барлыкка килде. Без, еш кына: «хәзер халык китап укымый, китапханәләргә кеше аз йөри», – дип кабатлыйбыз. Ә менә Түбән Камадагы әлеге заман таләпләрен истә тотып яңартылган китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар саны бер ел эчендә биш тапкырга арткан! Бүгенге китапханә ул – китап уку өчен генә түгел, ә үзара фикер алышу, очрашу-танышу, әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр белән аралашу урыны да булырга тиеш. Бу эшне, минемчә, иң беренче чиратта, китапханәләрнең материаль-техник нигезен ныгытудан, аларны кирәкле әдәбият, вакытлы матбугат, заманча техника һәм җиһазлар белән тиешенчә тәэмин итүдән, яңа микрорайоннарда мәдәни объектлар төзүдән башларга кирәк. Белүебезчә, Казаныбызда хәзер, барыбызны да сөендереп, гаҗәеп зур һәм матур зоопарк бинасы төзелеп ята. Киләчәктә башкалабызда зоопарк бинасы кебек мәһабәт китапханәләр, концерт заллары, башка мәдәният объектлары төзелер, искеләре төзекләндерелер, маймылларга һәм зоопарк хезмәткәрләренә, зоопаркка йөрүчеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт китапханәчеләргә һәм китап укучыларга да күрсәтелер дип ышанабыз. Татарстаныбызны, Казаныбызны дөньяга таныту өлкәсендә мәдәни чараларыбызның әһәмияте бик зур. «Народ требует хлеба и зрелищ!» – дип борынгылар юкка әйтмәгәннәрдер бит. Аллага шөкер, хәзер күбебезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ә шулай да әлегә ризыкларыбызның төрлелеге, табыннарыбызның миллилеге белән артык мактана алмыйбыз. Миллионлы Казаныбызда, дистәләгән япон, кытай, грузин, үзбәк, төрек, таҗик рестораннары булып та, татар һәм рус халкының туристларны җәлеп итәрлек милли ризыклары белән сыйлый торган затлы ашханәләребез әлегә бармак белән генә санарлык. Ә милли аш, милли ризык – шулай ук милли культураның бик мөһим өлеше ул. Аннары Татарстанны, Казанны, татар халкын хәзер шулай ук милли бәйрәмебез Сабан туйларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, ни сәбәптәндер, элек-электән, башта – җиде районның җидесендә, аннары шәһәрнең биш урынында уздырыла торган иң популяр милли бәйрәмебез соңгы елларда бер урында гына үткәрелә башлады. Мондый зур масштаблы бәйрәмнәр үткәрүне глобальләшү шаукымы белән аңлатып булса да, аның уңайсызлыклары турында да әйтергә кирәктер. Әлеге зур бәйрәмне – глобаль Сабан туен, беренчедән, бик теләсәң дә, күреп һәм колачлап бетерү мөмкин түгел, аннары аңа теләсә кем барып җитә дә керә дә алмый. Икенчедән, һәр район аерым, мөстәкыйль үткәрә торган Сабан туенда шушы тирәдә яшәүчеләр үз районнарының казанышлары, мәдәни-рухи дөньясы белән якыннан таныша алалар, бер-берсенә тагын да якынаялар. Һәр район, башка районнар белән ярышып, Сабан туена яңа төсмерләр, яңа бизәкләр өсти. Хәтта 10-15 мең кешелек Әтнә, Теләче, Кайбыч кебек район үзәкләрендә дә ел саен гөрләтеп Сабан туйлары үткәрә алганны, Казанның икешәр йөз меңле районнарын Сабантуйсыз калдыру һич кенә дә дөрес түгелдер. Россиянең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә, район үзәкләрендә, хәтта Нью-Йоркта, Вашингтонда, Сан-Францискода, Монреальдә, Парижда, Берлинда, Истанбулда, Австралиядә үткәрелә торган Сабан туе татар халкының рухи башкаласы булган Казаныбызның һәр районында да үткәрелсә, бер дә артык булмас иде. Бу – минем фикерем генә түгел, бу хакта Дәүләт Советына Казан кешеләре һәм Казан кунаклары бик еш мөрәҗәгать итә. Әле күптән түгел генә кабул ителгән «Матди булмаган мәдәни ядкарьләр турында»гы законыбыз милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклау һәм үстерү өчен өстәмә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз. Заманында без композитор Илгиз Закиров белән, Казаныбызга багышлап, «Бәхетем башкаласы» дигән җыр язган идек. Ул җырны без генә түгел, киләсе буыннар да яратып җырласын, Казан каласы безгә генә түгел, алар өчен дә «бәхет башкаласы»на әверелсен иде.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев