Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан "Библиобус" тәгәрмәчле китапханә проектын киңәйтергә әзер

Казан мэры Илсур Метшин 2-5 сентябрьдә Х тапкыр үткәреләчәк “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивален уздыру урынын карады, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге. Шәһәр башлыгына “Библиобус” социаль проекты уңышы турында сөйләделәр, шулай ук Василий Аксенов скверында урын алачак скульптур композицияне дә күрсәттеләр. Мобиль библиотека комплексы шәһәр халкында бик ихтыяҗлы, диде Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Резеда Исмәгыйлева. Проектның мөһим социаль аспекты бар, чөнки “Библиобус” китапханәләре булмаган бистәләргә бара. Шәһәр башлыгының “тәгәрмәчле” китапханәләрнең үзен аклавы турында кызыксынуына Р.Исмәгыйлева, проект популяр, яшьләр дә хәзерге заман прозасын белә башлады, диде. “Формат үзен аклый икән, димәк, - киңәйтәчәкбез”, - дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин. Аксенов скверында мэр Татарстан китап нәшриятының әдәби ишегалдында булды, шулай ук үзебезнең ил кинематографиясе тарихына багышланган “Сушка” күргәзмәсен карады. Анда ул берничә китап сатып алды, алар арасында Г.Тукайның татар һәм рус телләрендәге шигырьләре, шулай ук танылган татар язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның әсәре дә бар иде. Соңыннан Илсур Метшин Василий Аксеновка багышланган скульптур композиция макетын карады, аны исә “Аксенов-фест” X әдәби-музыкаль фестивале башланыр алдыннан скверда урнаштырачаклар. Арт-объект бронзадан коелачак. Искәртеп үтәбез: Казанның Аксенов скверы Лесгафт һәм Достоевский урамнары чатында “Мир” кинотеатры артында урнашкан. Сквер танылган рус язучысы – казанлы Василий Аксенов истәлегенә уңайлыклар белән тәэмин ителеп, былтыр “Аксенов-фест”ның азагында тантаналы төстә ачылды. Биредәге мәйданчык иҗади фестивальләр, шул исәптән “Аксенов-фест”, кино күрсәтү, музыкаль кичәләр уздыру, әдәби чаралар, күргәзмәләр үткәрүне күздә тотып эшләнде. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев