Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан балет труппасының Франциядәге гастрольләре тәмамланды

Кичә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы Франциядә узган гастрольләрдән әйләнеп кайтты. Алар 1-18 июнь көннәрендә Ницца, Париж, Тулуза, Монпелье, Марсель, Лион, Анже кебек шәһәрләрдә А.Аданның “Жизель” балеты белән чыгыш ясады. Спектакльдә әйдәп баручы партияләрне ТРның атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прима-балерина Кристина Андреева (Жизель), ТРның атказанган артисткасы Алинә Штейнберг һәм Екатерина Набатова (Мирта) башкарды. Хәзер труппа "Kazan Classic Fest" фестивалендә чыгыш ясарга әзерләнә. Алар “Аккош күле” (21 июнь) һәм “Дон Кихот” (25 июнь) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Балет труппасының чираттагы гастрольләре быелның ноябрь уртасыннан 2018 елның февраленә кадәр узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев