Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан архитектура һәм төзелеш университетында "Русча-татарча политехник сүзлек"нең электрон варианты дөнья күрде

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетының Корылма механика кафедрасы профессоры, техник фәннәр кандидаты Рәшит Шакирҗанов редакторлыгында “Русча-татарча политехник сүзлек”нең электрон варианты чыкты. Бу хакта профессор “Татар-информ” агентлыгына сөйләде. Яңа сүзлектә 9000 нән артык сүзнең русчадан татарчага тәрҗемәсе бирелгән. Рәшит Шакирҗанов техник терминнарны тәрҗемә итү эше күп еллардан алып барылганлыгы һәм яңа сүзлекнең шул эшләрне берләштерүе хакында әйтеп китте. “Химия, физика, математика фәннәре буенча моңа кадәр чыгарган фәнни китаплар, сүзлекләр бар. Һәр автор үз фәненә кагылышлы терминологик сүзләрне татарчага тәрҗемә итте, яңа терминнар өстәде. Күләмле, аңлатмалы сүзлек килеп чыкты. Сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәсе генә түгел, аның нәрсә өчен кирәк булуы, кайда кулланылуы күрсәтелде, җентекләп аңлатма бирледе. Күзаллау мөкинлеге кирәк булганда, рәсемнәре дә урнаштырылды”, - ди профессор. Круглый стол в КГАСУ Рәшит Шакирҗанов сүзләренә караганда, сүзлекне бастыруга әзерләү өчен, өч ел вакыт киткән. “Әзер булганнан соң, сүзлек ике ел Фән һәм мәгариф министрлыгында басылу чиратын көтте. Финанслар эзләдек. Аның электрон вариантта чыгару өчен акча булды. Басма вариант соңрак дөнья күрәчәк. Күп тиражда булмаса да, чыгарырга исәп. Иганәчеләр эзлибез”, - диде ул. Сүзлеккә тугыз татар галименең хезмәте кергән. Алар: профессор, техник фәннәр кандидаты Рәшит Шакирҗанов; профессор, техник фәннәр докторы Муллагали Һадиев; доцент, техник фәннәр кандидаты Ринад Галимуллин; доцент Дамир Галимов; доцент,физика-математика фәннәре кандидаты Рөстәм Валиев; доцент, химия фәннәре кандидаты Галим Хисамиев; доцент, техник фәннәр кандидаты Альберт Нарбеков; профессор, физика-математика фәннәре кандидаты Гамир Мөбәрәкҗанов; доцент Әнис Галимьянов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев