Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан 2020 яисә 2024 елда суда кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионатын үзендә үткәрүне дәгъвалый

Татарстан башкаласы инде Халыкара йөзү федерациясенә (FINA) заявка бирде, дип хәбәр иткән «Р-Спорт» агентлыгына Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников.

Сальников сүзләренчә, турнирны кабул итү көрәшендә Казанның шактый саллы көндәшләре бар. Фаразлар буенча, болар Германиядән Берлин яки Гамбург, ә Венгриядән – Будапешт. Моннан тыш, Швейцария һәм Тайвань шәһәрләреннән дә заявкалар булуы планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә суда кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты 2002 елда узган иде, турнирны ул вакытта Мәскәү кабул иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев