Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан янә беренче урынга чыкты!

Бу хактаТвоя-Россия.рф конкурсы сайты статистикасыннан күреп була.

4 октябрьдә сәгать 10да Татарстан башкаласы рейтингта беренче баскычта тора. Казан Кремле һәм Казан университетының төп бинасын яңа купюраларда сурәтләүне хуплап, 340 мең 316 кеше тавыш биргән.

Икенче урында «Восточный» космодромы һәм Рус утравына чыгучы күпере белән Ерак Көнчыгыш тора. Биредә 339 мең 283 кеше тавышы җыелган.

Әле кайчан гына лидер булган Сочи өченче урынга төшкән. «Роза хуторы» һәм «Фишт» олимпия стадионына 338 мең 13 тавыш бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: булачак банкнотлар символларына тавыш бирү конкурсы тәмамланырга атнадан азрак вакыт калды. 7 октябрьдә «Россия 1» телеканалы туры эфирында ике шәһәрнең исеме аталачак, җиңүчеләрнең тәкъдим ителгән күренекле урыннары инде 2017 елда чыгачак яңа купюраларда сурәтләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев