Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанның Төркестан шәһәрендә төрки шигърият фестивалендә Татарстан шагыйрьләре катнаша

20-23 декабрьдә Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла. Әлеге шигъри форумда Татарстаннан ике вәкил – Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова катнаша. Ызандаш республика – Башкортстаннан Төркестан фестиваленә каләм әһелләре Рамил Чурагулов һәм Айгиз Баймөхәммәтов чакырулы. 19 декабрьдә фестиваль кунакларының бер төркеме, шулардан Татарстан шагыйрьләре дә, фестивальгә барышлый, Төркиянең Истанбул шәһәрендә тукталып, Төркия Язучылар берлегендә очрашуда фикер алышты, аннары, Төркия Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-мөхәррир Гүлчин Шәнәл озатуында Истанбулның тарихи-мәдәни һәйкәлләрен, истәлекле урыннарын карадылар. Төркия Язучылар берлеге Истанбулның Солтанәхмәт кече мәхәлләсендә Кызларагасы Мәхмәт ага мәдрәсәсенең тарихи бинасында урнашкан. Якында гына Солтанәхмәт мәйданы, анда Әйя Суфия музее, Солтанәхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет), Гөлханә бакчасында Истанбул Ислам гыйлеме һәм технологияләр тарихы музее, Әхмәд Хәмди Таңпынар әдәбият музей-китапханәсе, башка тарихи истәлекле урыннар бар. Әдәбият вәкилләре буларак, форумда катнашучыларда музей-китапханә аеруча зур кызыксыну уятты. Әдәби музей 2011 елда ачылган. Биредә дөнья күләмендә мәгълүм һәм төрки дөньяда зур әһәмияткә ия булган меңнән артык язучының 9 мең китабы урын алган. Шуларның 8 меңе - әдәби китаплар, 1 меңе Истанбул белән бәйле эчтәлектәге мәҗмуга. Сүз уңаеннан, әлеге китапларны бары тик китапханәдә генә укып-файдаланып була, яздырып алу мөмкинлеге юк.   Татарстан кунаклары экспонатлар белән танышкан кыска гына вакытта музей-китапханәдә татар әдәбият әһелләре белән бәйле 2 нөсхә басмага тап булды. Беренчесе – төрек язучысы Нәҗип Фазыл Кысакүрәкнең КФУ галимәсе Асия Рәхимова тәрҗемәсе, Төркияле язучы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлу мөхәррирлегендәге «Мәрхәмәт» пьесасы һәм икенчесе - шагыйрь Рәмис Аймәтнең Төркиядә нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының 2017 елгы август санында дөнья күргән шигырьләренең төрекчәгә тәрҗемәсе. Музей-китапханәдә шулай ук 33 язучының 100дән артык шәхси әйбере, документлар, кулъязмалар, танылган әдәбият әһелләренең тәүге басмалары, хатлары, бюст-сыннары, тарихи әһәмияткә ия затлы җиһазлар куелган. Экспозицияләрдә Төркиядә нәшер ителгән һәм бүгенге көндә чыга торган мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсенә караган 112 төрдәге журнал да бар. 20 декабрьдә XII Халыкара төрки шигърият фестивале үз эшен башлады. Моннан алдагы халыкара шигъри җыен Казанда узды. Анда 25 илдән 100 гә якын төрки телле каләм иясе катнашты.
Сания Әхмәтҗанова, Татар информ
фото: terra-z.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев