Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанның Төркестан шәһәре 2017 елда дөньяның төрки башкаласы булып саналачак

ТӨРЕКСОЙ оешмасы даими Советының Әзербайҗанда узган XXXIV утырышында 2017 елда дөньяның төрки башкаласы игълан ителде. Киләсе елда төрки башкала - Казахстанның Төркестан шәһәре булачак. Бу хакта ТӨРЕКСОЙ рәсми сайты turksoy.org хәбәр итә.

Ефәк юлында урнашкан бу шәһәр төрки дөньяның күренекле акыл иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви исеме белән бәйле. Аның кабере биредә, 1992 елда ачылган Халыкара казах-төрек университеты аның исемен йөртә.

Шулай ук 2017 ел Әзербайҗанның танылган шагыйре тууына 300 ел тулуга - Молла Пәнаһ Вакиф елы дип тә игълан ителде.

Мәгълүм булганча, 2011 ел төрки дәүләтләрдә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган иде, ә 2014 елда Казан төрки дөньяның башкаласы булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев