Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанның татар яшьләре лидеры Элина Паули "Дарын" дәүләт премиясенә лаек булды

Бу хакта Татарстанның Казахстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Элина “Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә Хөкүмәт премиясе лауреаты булган. Сәнгать, спорт, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә уңыш казанган яшьләргә “Дарын” дәүләт премиясе Казахстанда 1993 елдан тапшырылып килә. Быел аңа ун номинация буенча талантлы яшьләр лаек булган. Алар арасында шулай ук Олимпия чемпионы Дмитрий Баландин һәм Адильбек Ниязымбетов, актер Асылхан Толепов, җырчы Али Окапов, журналистлар Нурсултан Курманов һәм Ирина Тен кебек исемнәр бар.
Элина Паули Павлодар дәүләт университетын мәгълүмати системалар белгечлеге буенча тәмамлаган. Магистратурада укый. Моңа кадәр “Казахтелеком” акционерлык җәмгыятендә эшләгән, 2014 елдан үзенең шәхси эшен алып бара. Ул - 2013 елдан Павлодар өлкәсенең Казахстан халыклары ассамблеясының яшьләр берләшмәләре координация советы рәисе, 2014 елдан “Нұр Отан” партиясе әгъзасы, Казахстан халыклары ассамблеясы әгзасы, 2015 елдан “Нұр Отан”ның яшьләр канаты булган “Жас Отан” үзәк советы әгъзасы, “Нұр Отан”ның өлкә һәм республика сәяси советы әгъзасы, 2016 елдан Павлодар өлкәсе Иҗтимагый советы әгъзасы, Павлодар өлкә мәслихаты депутаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев