Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә ачылган кышкы Универсиадада татар биюе дә куелды (видео)

Ачылыш тантанасындагы татар биючеләре коллективы чыгышының видеоязмасын “Казинформ” агентлыгы журналисты Илзат Сәфәргалиев социаль челтәрдәге аккаунтына элеп куйган. Илзат әйтүенчә, биюне Казахстан халыклары ассамблеясе институты куйган. Казахстанның татар һәм башкортлары берлеге җитәкчесе Ринат Габделхаликов универсиададагы татар биюенең көтелмәгән шатлык булуын билгеләп үтте. “Казахстандагы башка халыкларның этник биюләре белән бергә татар Әпипәсенең дә булуы бик сөенечле. Ачылу тантанасы бик югары дәрәҗәдә эшләнелгән иде. Бию коллективының бик профессиональ булуы күренеп тора”, – диде ул. Татар-башкорт берлеге җитәкчесе әйтүенчә, биючеләр чыгыш ясаганда алып баручылар татарларның Казахстанның үсешенә керткән өлеше турында сөйләгән, илдә 200 мең тирәсе татар булуын искәрткән. “Аерым алганда, казахның беренче операсын язган композитор Латыйф Хәмити, Абай исемендәге опера һәм балет солистлары бертуган Ришат һәм Мөслим Абдуллиннар телгә алынгы. Шулай ук Риодагы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча көмеш медаль яулаган Гүзәл Манюрованы да атап үттеләр”, - диде Ринат Габделхаликов. Ринат Габделхаликов Универсиадада татар спортчыларының чыгышларын аеруча көтеп алганын әйтте. “Яңа гына чаңгы акробатикасы буенча Россия җыелма командасы өчен татар егете чыгыш ясады, уңышлы чыгыш ясады дияр идем”, - диде ул. Искәртеп үтик, чаңгы акробатикасы буенча Россия җыелма командасында Радмир Гәрәев чыгыш ясый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев