Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасы ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында бүген Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасын ачуда катнашты. Яңа бина Астананың көньягында, “ЭКСПО-2017” комплексы янында, урнашкан.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Искәртеп үтик: Тулы вәкаләтле вәкиллек 1997 елдан бирле эшли, ул Татарстанның Казахстанда сәүдә-икътисад, фән-техника өлкәләрендә, шулай ук мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне тормышка ашыруда даими гамәлдә булган орган санала.

Тантанада сәламләп сүз алган Астана акиме Әсет Исекешев, Татарстан белән Казахстан арасында күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, дип игътибарны юнәлтте. “Безнең киләчәктә тормышка ашырырга ниятләгән зур планнарыбыз һәм кызыклы проектларыбыз бар, - диде ул. – Тулы вәкаләтле вәкиллекнең яңа бинасы ачылуы бу бурычларны хәл итүдә булышыр дип уйлыйм. Бу вакыйга белән сезне котлыйм. Алга таба да нәтиҗәле эшләячәкбез”, - дип өстәде аким.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге вакыйга Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне Россия – Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында үстерүдә өстәмә этәргеч бирәчәк. “Казахстан икътисади, фәнни-техник, инновацион эшчәнлек өлкәләрендә республикабызның стратегик партнеры булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.

Тантанада катнашкан җирле татар оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов вәкиллек алар өчен “үз сорауларың белән килергә мөмкин булган уртак йорт” булачагын әйтте.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия белән Казахстан Илбашлары арасындагы тотрыклы элемтәләр төбәкара дәрәҗәдәге барлык проектларны гамәлгә ашырылуга ышаныч булып тора.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Әсет Исекешев Татарстанның Тулы вәкиллеге бинасын карап чыктылар һәм шәрәфле кунаклар китабында истәлек язуы теркәп калдырдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев