Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда татарга хөрмәт зур. Язучы, журналыбызның мөхәррире Камил Кәримовның китабы иң күренекле урынга куелган иде!

Язучы Камил Кәримов Казахстанның Төркистан шәһәрендә уздырылган төрки язучылар очрашуыннан кайтты. Программада – төрки дөнья язучылары катнашында конференция һәм китап күргәзмәсе оештырылган, шулай ук язучылар Төркестан һәм Чимкент китапханәләрендә булганнар. “Татар-информ”га бу хакта Камил Кәримов үзе хәбәр итте. Төркестанга Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм башка төрки республикалардан 10 язучы килгән, Казахстанның үзеннән 14 язучы катнашкан. Очрашу Төркестанның төрки илләрнең мәдәни башкаласы булуы программасы кысаларында оештырылган иде. Камил Кәримов үзенең төрки илләрнең хөрмәтле язучылары белән аралашуын, язучыларга мондый аралашуларның мөһимлеген әйтте. “Әлеге чара төрки илләрнең һәм төрки телле язучыларның иҗади багланышларны ныгыту максатыннан оештырылган иде. Без төрки телле әдәбиятны пропагандалау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Китапларның аз тиражлар белән басылуы, укучыларның кимү проблемасы турында сүз булды. Дөресен әйткәндә, кардәш халыклар белән чагыштырганда, безнең хәлләр начар түгел икән әле. Китапларыбыз чыга – аларны күргәзмәләргә куярга оят түгел, алар укыла”, – ди язучы. Ул казахларның тарихка һәм Чыңгызхан белән Аксак Тимердән башлап, бөтен тарихи шәхесләргә зур хөрмәт белән карауларын ассызыклады. “Язу өчен менә кайларга барып рухланып кайтырга кирәк булган! Мин үземнең алга таба ничек иҗат итәсемне күзаллап кайттым”, – ди Камил Кәримов. “Казахстанда татарга хөрмәт бик зур – шуны күреп кайттым. Татар язучысының китабы иң күренекле урынга – Чыңгыз Айтматов китабы белән янәшә – иң түргә куелган иде”, – ди Камил Кәримов.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев