Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда татар язучысы Ибраhим Сәлаховның иҗатына багышланган сайт тәкъдим ителгән

Бу хакта Казахстан башкаласында эшләүче "Дуслык" Татар укыту-мәдәни үзәге хәбәр итә. Тантаналы тәкъдир итү чарасы язучының хәтер киче форматында узды. Очрашуны Каюм Насыйри исемендәге Мәдәни-белем бирү үзәгендә Күкчәтау журналисты Лариса Аитова төшергән “Онытылырга хакы юк” дигән документаль фильм ачты. Ул язучы турында. Фильмның нигезендә моннан 20 ел элек Ибраһим Салаховның 85 еллыгына төшерелгән архив фотолары һәм интервьюлар ята. "Мине һәрвакыт лаеклы шәхесләр турындагы истәлекне саклау темасы борчый иде. Кешеләр күңелендә тормыш батырлыгы белән эз калдырган шәхсләр хакындагы истәлекләр. Язучының язмышы безгә үрнәк. Ул миңа давыллы диңгездәге маяк кебек күренә. Аның уты иң авыр вакытта да өмет бирә”, – диде журналист. Сүзен дәвам иттереп ул, миңа Ибраһим Низамович белән очрашу бәхете тәтеде. “Хакыйкать кебек дөрес” гыйбарәсе аның хакында. Китабымда мин Сәлаховның үткән юлын кабатларга тырыштым. Балачактан башладым, гаиләсеннән, нәселеннән. Аннан соң – уку, армия, студент вакытлары, кулга алыну һәм Колыма", – дип сөйләде фильм авторы Лариса Аитова һәм беркемне дә битараф калдырмаслык язучының “Кара Колыма"сына игътибар итәргә кушты. “Онытылырга хакы юк” китабы һәм фильмы salakhov.kz сайтында урнаштырылган. Шулай ук анда язучы биографиясе, төп әсәрләре, Сәлаховларның гаилә архивыннан, җәмәгать эшлеклесе Фарук Богаповтан һәм Күкчәтау татар мәдәният үзәгеннән алынган фото-видео урнаштырылган һәм башка ачык чыганаклар тәкъдим ителгән. Моннан кала биредә матбугат чараларында басылган Ибраһим Сәлахов исеме белән бәйле хәбәрләр һәм публикацияләр урын алган. "Сайт Сәлаховның узган ел зурлап билгеләнгән 105 еллыгына ясалган. Әмма аның рәсми тәкъдирен бер ел узгач уздырырга булдык. Материалларны туплау буенча кайбер кыенлыклар туды. Кызганыч, язучының исеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. salakhov.kz ярдәмендә без бу хәлне төзәтергә өметләнәбез", – диде сайтның оештыручысы Ринат Дусумов. Сәлахов иҗаты белән танышырга дип Астана һәм Күкчәтауның интеллигенция вәкилләре, Каюм Насыйри Үзәгендәге татар теле курсларының тыңлаучылары килде. Үз фикерләре белән Акмолин өлкәсенең татар-башкорт җәмгыяте вәкиле Элдар Азизов, язучының оныгы Әхәт Сәлахов, Астанадан Надия Габдрахманова, Зөбәйдә Шилова һәм Роза Биктемирова да бүлеште. Очрашу ахырында Астана шәһәренең "Дуслык" Татар укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе Яннат Низаметдинова чыгыш ясады һәм Л.Аитовага рәхмәт хаты тапшырды. Белешмә өчен: Ибраһим Сәлахов (1911 – 1998) – "Парасат" ордены кавалеры (Казахстан Республикасы), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан язучылар Берлеге әгъзасы, Күкчәтау шәһәренең Мактаулы гражданины.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев