Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда Сөембикә урамы барлыкка килде

Казахстанның Астана шәһәрендәге бер урамга Казанның соңгы ханбикәсе хөрмәтенә Сөембикә дип исем куштылар. Бу хакта Казахстанның татар һәм башкортлар ассоциациясе медиаүзәге хәбәр итә.

Әлегәчә бу урамның проект атамасы - N 602 иде, яңа урамга Сөембикә исемен кушу турында карар сентябрь аенда кабул ителгән. Аңа кадәр ике ел дәвамында, 2016 елның июленә кадәр, илдә объектларга, административ- территориаль берәмлекләргә исем бирү яки аларның исемен үзгәртү сорауларын тикшерүгә моратий гамәлдә булган.

Астана акиматына 2015 ел башында кертелгән тәкъдимнәр, шул исәптән N 602 урамына ханбикә Сөембикә исемен бирү мөрәҗәгате дә быел сентябрьдә каралган, дип хәбәр итә акиматның матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев