Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда Коръәннең Камил хәзрәт Сәмигуллин укыган һәм яздырган аудиоязмасын файдаланалар

Казахстан ислам мәгълүмати-белем бирү порталы azan.kz интернетта беренче булып үз сайтында Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин укыган һәм яздырган Коръәннең тулы аудиоязмасын урнаштырган. Хәзер сайтка керүче һәрбер кеше сүрәне тыңлап кына калмый, үзенә күчереп тә куя ала, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. “Камил хәзрәт Коръән укылган әлеге язма дискын azan.kz порталына бүләк итеп бирде һәм аны сайтта чыгарырга рөхсәт итте. Аны эшләргә зур көч куючыларга Аллаһының рәхмәтләре ирешүен телибез һәм шул сәбәпле Коръәни-Кәрим белән элемтәләребез ныгыса иде”, – дип билгели сайт администрациясе. Тиздән azan.kz порталында Камил хәзрәт Сәмигуллинның әлеге мәгълүмат чарасына биргән интервьюсы да чыгачак. Исегезгә төшерәбез, мөфти Камил хәзрәт үзе укылышындагы "Игелекле Коръән" аудиодискын узган елның август аенда тәкъдим итте. Бу эш 8 ай дәвамында барган. Изге Китапны яздыруның бөтен процессы Бөтендөнья Коръән хафизларын әзерләү оешмасының вәкиле шәех Хәсән Хадия кул астында барган.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев