Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда Ибраһим Сәлаховка багышланган китап тәкъдим ителде

Казакстанның Күкчәтау шәһәрендә татар язучысы Ибраһим Сәлаховка багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче фильм күрсәтелде, дип хәбәр итә “Казинформ”.

Танылган Колыма хикәяләре – “Тайгак кичү” повесте авторы Ибраһим Сәлаховның (1944–1998) тууына быел 105 ел тула. Язучы тумышы белән Күкчәтаудан. Ике дистәдән артык китап авторы репрессиягә эләгеп, төрмәләрдән 1947 елда бер аяксыз, кулы сынган һәм күзләре начарайган хәлдә кайта. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.

Автобиографик “Тайгак кичү” повесте өчен Ибраһим Сәлахов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Күкчәтауда аның истәлеге кадерләп саклана. Шәһәрдәге урамнарның берсе аның исемен йөртә. Биредә ул элек җирле татар оешмасын җитәкләгән, шәһәрнең мактаулы гражданины булган.

Язучының юбилее елында шәһәрнең Татар мәдәни үзәге төрле мәдәни чаралар оештырды. Ибраһим Сәлаховның аянычлы язмышына, иҗатына багышланган “Забвению не подлежит” китабын тәкъдим итү кичәсе – шуларның берсе. Китапның авторы – танылган журналист Лариса Аитова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев