Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесен үткәрәчәкләр

Быел Казахстанның Актүбә шәһәрендә беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе үткәрергә җыеналар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Актүбәдәге “Шатлык” татар-башкорт этномәдәни оешмасы җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина хәбәр итте. “Татар кызы” бәйгесе 25-27 август көннәрендә Актүбә шәһәрендә узачак. Аның максаты - яшьләрне борынгы бабаларыбыз мирасына тарту, таныштыру, татар кызының иң асыл сыйфатларын эзләү, аның җәмгыятьтәге ана, хатын, апа, сеңел кебек социаль статусларын үстерү, гаилә кыйммәтләрен төшендерү, милли мәдәниятнең көчен күрсәтү”, – диде ул. Эльвира Хәбибуллина сүзләренчә, кызларны Актүбә төбәгенең мәгариф, мәдәният белгечләре, журналистлардан тыш, Казахстан, Татарстан, Россия делегатлары да бәяләячәк. Бәйге кысаларында Татарстаннан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашу да көтелә. Конкурста Казахстанда яшәп, үз төбәгендәге сынаулар аша узган, 18-25 яшьлек кызлар катнаша. Алар татар телендә сөйләшергә, татар гореф-гадәтләре һәм традицияләрен, мәдәниятне, тарихны белергә тиеш. “Республикакүләм бәйгегә һәр төбәктән ике кыз үтә. Алар үзләре белән ике татар милли киеме алып килергә тиеш”, – диде “Шатлык” татар-башкорт этномәдәни оешмасы җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина . Узган ел Чиләбедә узган “Татар кызы” бәйгесенең “Иң гүзәл кыз” номинациясе иясе, Актүбәдә узачак конкурсның координаторы Эльвира Насыйбуллина сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен заявкалар килә башлаган. Әмма бүгенге көнгә катнашырга теләк белдерүчеләр күп түгел. Исегезгә төшерәбез, узган ел Чиләбе өлкәсендәге “Татар кызы” бәйгесе халыкара дәрәҗәдә узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Кырым республикалары, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь, Ставрополь, Казахстан, Латвия, Мәскәү чибәрләре көч сынашты. “Татар кызы”ның күчеп йөрүче таҗына Башкортстан гүзәле Эдельвейс Ихсанова лаек булды. Ул шулай ук “Лада Приора” машинасы белән дә бүләкләнде. Татарстан данын яклаган Мөслим кызы Эльвира Нәҗипова исә “Иң камил кыз” номинациясендә җиңү яулады.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев