Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казахстанда "Астана татарлары тарихы" китабы тәкъдим ителгән

Астанада, Казахстан Республикасының Милли академик китапханәсендә “Астана татарлары тарихы” монографиясен тәкъдим итү узды, дип хәбәр итә "Дуслык" татар укыту-мәдәни үзәге. Басма авторы - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Мәхмүтов. Басмада Астана татарларының тарихы һәм аларның төбәктәге сәяси, икътисади, демографик, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлеше карала. Монография киңкырлы чыганакларны анализлау нигезендә язылган: статистик һәм документаль материаллар, революциягә кадәрге, совет чоры һәм хәзерге вакытлы басмалар, шәһәр халкы интервьюсы, истәлекләре һәм мемуарлары. Монографияне тантаналы тәкъдим итү Астанада башкала һәм якын шәһәрләрдән килгән татарлар каршында узды. Презентация кысаларында Татарстан артистлары концерт программасы тәкъдим итте.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев