Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казах милли хореография академиясендә татар биюләрен өйрәтәләр

Казах милли хореография академиясендә дөнья биюләре белән беррәттән татарныкы да өйрәтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казах милли хореография академиясенең балейтмейстер факультеты деканны, профессор Гөлнара Сәитова әйтте. 11 декабрь көнне Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстанның халык артисты, балейтмейстер Гай Таһировка багышланган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” халыкара конференция булып узды. Анда: – хореографик фольклорның көнүзәк проблемалары һәм сәхнә сәнгатендә аларны тормышка ашыру; – халык биюләренең этник үзенчәлеге; – бүгенге белем һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография; – фольклор биюләрен өйрәнеп, тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары; – Г.Х.Таһиров мирасы һәм балет куелышларында, халык биюләрендә аның гәүдәләнеше; – бүгенге заман хореографиясендә традицион фольклор жанрларын өйрәнү, аларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды. "Татарларның “Әпипә” биюен сәхнәләштергән идем, – ди Астанадан килгән Гөлнара Сәитова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. – Мине татар тамашачысы үз итеп кабул итте. Әлбәттә, без төрки халыклар бер-беребезгә охшаган. Безнең академиядә татар биюләре дә өйрәтелә. Алай гына да түгел, без аларны сәхнәләштерәбез дә әле. Бездә дә Гай Таһиров кебек фольклорны өйрәнгән галимнәребез бар. Казах халкы да, татарлар кебек үк биергә ярата. Бездә 130 милләт вәкиле яши. Зур чараларда аларның да бию үрнәкләре тәкъдим ителә. “Салтанат” дәүләт җыр һәм бию ансамбле шактый уңышлы эшли. Гомумән сәнгатькә игътибар зур, коллективлар өчен яңа зур биналар да төзелә”. Татарстан Фәннәр академияседә узган конференциядә хореографик фольклорның актуаль проблемалары һәм аның сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше, халык биюләренең этник үзенчәлекләре, белем бирү һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография, фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары каралды. Шулай ук, Россия һәм чит илләрдән килгән сәнгать белгечләре Таһиров мирасы, балет сәнгатендә, халык биюләрендә аның чагылышы, бүгенге хореографиядә традицион фольклор жанрын өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемаларын да тикшерде. Россия һәм чит илләрдән килгән белгечләр чыгышы Гай Таһировның 110 еллыгына багышлаган монографиядә дә урын тапкан. Конференция уңаеннан махсус әзерләнгән монографиядә татар балетмейстеры турында тулы мәгълүмат һәм тарихи фотографияләр дә урнаштырылган.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев