Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Каюм Насыйри - татар мәдәниятында инкыйлаб ясаган бөек галим"

Татарның күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри васыяте гасырдан артык вакыт узганнан соң кабат тормышка ашты. Гасыр башында Каюм Насыйри акчасына салынган мәчетне кабаттан яңартып, ай куелды, азан яңгырады, җомга намазы укылды.
Бу изге гамәлне Насыйриның авылдашлары Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылы халкы башкарып чыкты. Авыл халкы, килгән кунаклар татарның бөек улын искә алды, аның рухи мирасы, татар милләте өчен башкарган бихисап гамәлләре хакында бәян ителде. Тарихи мәчеткә ай кую тантанасына Казаннан да мөхтәрәм кунаклар кайткан иде. Шушы авылда туып үскән, алтмыш ел яшь буынга гыйлем биргән, күренекле галимә Резеда Ганиева, аның ире, шулай ук танылган галим Зөфәр Рәмиев һ.б фән эшлеклеләре, Яшел Үзән районы хакимиятеннән вәкилләр, дин әһелләре, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Россиянең төрле почмакларында гомер итүче авылдашлар да килгән иде. “Каюм Насыйри - татар мәдәниятында инкыйлаб ясаган бөек галим, - диде үз чыгышында профессор Резеда Ганиева. – Күп төрле китаплар язды.Татар аңын үстерүдә зур көч куйды. Безнең бакчасыбыз кырыенда беренче мәхәллә мәчете урнашкан була. Каюм Насыйриның әтисе белән минем әбием төнлә бураннарда безнең тыкрыктан төшкәндә, чаналары бәрелешә торган була. Әбием кендек әбисе булган. Әбием янында хатын-кызлар җыелып суфийларча мөнәҗәт әйтә торган иделәр...” Резеда Ганиева үз чыгышында авылга шәхси китапханәсендә сакланучы рухи мирасын тапшырырга теләген белдерде. Биредә Каюм Насыйри исемендәге гыйльми үзәк ачарга кирәклеген искәртте. “Казахстан, Үзбәкстан, Америкада һ.б. илләрдә дә Насыйриның үзәкләре эшли. Безнең Шырдан авылында да Каюм Насыйри исемендәге гыйльми үзәк тә булса яхшы, дөрес булыр иде”, - диде ул. Ай кую тантанасын алып барган Ачасыр мәктәбе укытучысы, Югары Шырдан клубы мөдире Рамил Шакиров: - 1901 елда авылыбызда халык җыены уздырылып яңа мәхәллә мәчете төзергә кирәклеге турында карар кылына, чөнки бу вакытка булган мәчет авыл кешесен сыендырып бетерә алмый. Әлеге җыенда авылдашыбыз, татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйри да катнашып, мәчет төзүнең матди ягын күтәрәчәген хәбәр итә. Шулай итеп 1902 елда Югары Шырдан авылында икенче мәхәллә мәчете барлыкка килә. Әмма аның гомере озын булмый, 1934 елда мәчет манарасы төшерелеп анда башлангыч мәктәп урнаша, ә 1972 елдан ул авыл китапханәсе буларак хезмәт итте. Һәм менә 115 ел узгач, әлеге мәчет бинасы яңадан торгызылды.2013 елда авылда китапханә ябыла. 2015 елда мәчет торгызу буенча эш башланган иде. Кече Шырданда туып-үскән Татарстанның атказанган төзүчесе, “Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу” фондының башкарма директоры; “Акведук” проект оешмасының директоры Асия Гобәйдуллина: - Каюм Насыйриның татар халкына китергән файдасы гаять зур. Үзе исән чагында хезмәт, иҗаттан башканы белмәгән ул. Башкарган эшләре өчен замандашлары тарафыннан дөрес бәя алмаган. Ялгызы яшәп, төрле фәннәр белән шөгыльләнеп, зур тормыш юлы узган бөек якташыбызның туган авылы бүгенге көнгә кадәр энциклопедияләрдә, кайбер хезмәтләрдә генә искә алына. Дөрес, авылда аның бюсты бар. Күрше Олы Ачасырда Каюм Насыйри  исемен йөртүче XIX гасырда яшәгән урта хәлле крестьян йорты музее эшли. (Әлеге музей Насыйровлар нигезендә 1925 елда салынган өйне Ачасырга күчереп салган йортта оештырылган). Казанда, гомеренең соңгы елларында яшәгән йортта, Каюм Насыйри  музее 2002 елдан бирле эшләп килә, анда Каюм Насыйри тормышының Шырдан чоры бәян ителә. Шунысын искәртергә кирәк: Шырдан чоры дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки авылдан чыгып киттем дә шуның белән Казан кешесенә әверелдем, дип яшәмәгән ул. Ел саен җәй айларын авылда гомер итеп, вакытын Зөя өязе салаларында этнография, тарих һәм археология буенча материаллар җыюга, шифалы үсемлекләрне өйрәнүгә һәм гадәти тормышта файдалану чараларын халыкка җиткерү юнәлешендә эшләгән. Танылган галим, мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр паспорт буенча Югары Шырдан крестьяны булып исәпләнә. Монда туып, монда үсеп, ата-бабасыннан тормыш өчен кирәкле сыйфатларны сеңдереп, тәрбия алып Казанга чыгып китеп, анда бөек шәһесләребезнең берсе булып җитешә. Дәлилләр җитә кебек – бөек якташыбыз  Каюм  Насыйриның туган авылын замандашларыбызга күрсәтергә кирәк. Ничек уйлыйсыз, мондый идея кемдә туарга тиеш? Әлбәттә, безнең авыл кешеләрендә. Кече Шырдан – киләчәге булмаган авыллар рәтенә кереп бара иле. Моңа читтән тик кенә карап торырга ярамый дигән фикергә килдем. Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: - Мәчет төзелешендә катнашкан, ярдәм иткән кеше җәннәттә өйле булыр. Аллаһы Тәгалә шулай вәгъдә итә. Хәзерге Татарстаныбызда мең ярым мәчет исәпләнә. Үзебезне динле дип йөртсәк тә, исламны күтәрәбез дип әйтсәк тә, әле бабайлар вакытындагы иман йортларын торгызып бетерә алганыбыз юк. Тырышып, эшне башлап йөрүчеләргә Аллаһының сабаплары булсын. Ачылган мәчетнең ишеге ябылмасын, оныкларыгызны бирегә китерегез. Элек мәктәп тәрбия биргән булса, хәзер ул күбрәк фәнне өйрәтә, тәрбия бирүче хәзер мәчет. Шул вакытта гына бәрәкәт килер, дини тәрбия булганда гына кабат Каюм Насыйриларыбыз туар. “Татарстан Яңа гасыр” каналы алып баручысы Илдар Кыямов: - Без моннан 9 ел элек Каюм бабай коесын төшерергә килгәндә, монда Насыйриның бюсты гына тора иде. Ә бүген бөтен бер архитектура комплексы үсеп чыккан. Бу хезмәтләрне башкаруда Татарстан республикасының атказанган төзүчесе Асия Гобәйбуллина, аның командасына зур рәхмәт. Мәчетне яңартудагы изге гамәлегез сәдәкан җөрии булып ике дөньяда да әҗере килеп торсын. Мәчетне торгызу Асия ханымның бер изгелеге булса,  бүгенге тантана икенче бер олы кузгалыш булачак. Чөнки без бүген үзебездән сорыйбыз: - Ә мин үземнең авылым, милләтем өчен, динем өчен нәрсә эшләдем. Мин халкыма нинди гамәлем белән файда китердем? Бу җәһәттән бүгенге чара үзе бер тәрбия, үрнәк һәм күркәм өлге булып тора. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, галим Айдар Хәйретдинов: - Студент вакытымда ук Каюм Насыйри турында язганым бар иде. Ә менә тормышымның югары ноктасында Насыйриның тиңдәшсез җәүһәр буларак кабул ителгән әсәренә юлыктык. Аны тикшердек, өйрәндек. Коръәнне фәнни чыганак буларак тикшерү Көнбатыш Европадан башланган, аннан Руссиягә күчкән. Әмма ислам дөньясында Коръәнне беркайчан да фән күзлегеннән өйрәнмәгәннәр. Каюм Насыйри ислам дөньясында беренчеләрдән булып Коръәнне дини асылын югалтмыйча, сүзлек төзегән... Каюм Насыйрины совет чорында мәгърифәтче буларак өйрәнделәр, исламда калдырган олы хезмәтен күрсәтмәделәр. Җитмешкә якын басылган китап һәм календарлар чыгарган автор, үзе исән чакта китап буларак басылмый калган хезмәтен, иҗтиһадының иң зурысы дип атаган... “Мифтах әл-Коръән” кулъязма китабын галим зур әсәре итеп санаган. Насыйри зур дин галиме. Әле хәзерге заманда да аның дәрәҗәсенә җиткән дин галимебез юк. Кече Шырдан авылында заманасында берничә иман йорты эшләп торган. Авыл данлыклы, белемле дин әһелләре белән дан тоткан. Ишекләрен кабат ачкан борынгы, тарихи мәчет Шырданлыларны иманга, дини асылыбызга озак еллар чакырып торсын дигән өмет юрыйк. Бүген Каюм Насыйриның туган авылында, мәгърифәтче-фәлсәфәсенең рухын, төсен саклаган ике тарихи һәйкәл саклана – Каюм коесы (Насыйровлар гаиләсе коесы) һәм  менә Асия ханым Гобәйдуллина тырышлыгы белән яңартылган, Каюм Насыйри акчасына 1902 елда салынган мәчет бинасы. Киләчәктә биредә төрле илләрдән туристлар кабул итәрлек комплекс калкып чыгачагын да яшерми Насыйри авылдашлары.
Мөршидә Кыямова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев