Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кая барасың, милләт?

Соңгы көннәрдә минем туган халкым шок кичерә. Баксаң, без татар телен татар авылындагы мәктәпләрдә рус теле белән бер дәрәҗәгә җиткерә язып укытып зур җинаять эшләгәнбез бит. Прокуратура тикшерүе килеп китмәгән һәм укыту планнары тотып селтәнмәгән бер мәктәп калдымы икән? Хәл­ләрнең шул юнәлештә үсә­чәген алдан ук фаразларга була иде, билгеле. Мин үзем, мәсәлән, 2011 елда ук Рос­сиядә: "Үткән гасырның утызынчы еллары Европасына хас вәзгыять формалаша", – дип язганмын. Язма интернетта эленеп тора, теләгән кешегә сылтамасын бирә алам. Үзен бөек халык дип санаганнарның үткән га­сыр­ның утызынчы-кыры­гынчы елларында нинди дөнья­күләм фаҗига китереп чыгарганнарын хәтерли торгансыздыр дип уйлыйм. Рус шовинистларының, ачыргаланып, башка милләтләр өс­тенә ябырылуының сә­бәп­ләрен мин аңлыйм. Бу халык кызу темплар белән бетүгә таба бара. Демографик упкын көннән-көн тирәнәя, иң күп санлы булу перспективада югала бара. Демографик статистиканы милләтләр буенча эшләсәк, без күрер идек: рус халкы һәм асси­ми­ляцияләнеп руслашкан ха­лык­лар бала тапмыйлар, тапканнарын тәр­биялә­ми­ләр... Ә менә асси­ми­ляция­ләнү дә­рәҗәсе тү­бәнрәк булган кавказлы халыклар сан ягыннан үсештә.   Соңгы егерме биш елда гына да ике тапкыр кылыч һәм ут аша үт­кәрелгән чеченнар рәхәт­ләнеп артып яталар. Бүген син йөз миллионнан ашкан халык булсаң да, балалар тумый икән, милләтнең гомере кыска, моны аңлау өчен зур акыл ки­рәкми. Интуитив рәвештә үзләренең юкка чыгып баруларын аңлаган ка­рагруһчыл рус мил­ләт­че­ләре саламга тотынып исән калмакчы булалар: башка халыкларны йоту хисабына ишәю юлын сайларга азапланалар. Рос­сиянең рәсми даирәләрендә дә илнең күпмилләтле булуы – аның бәласе дип санамаган берәр сәясәтче бар микән? Шуңа күрә аз санлы милләт­ләргә тышкы яктан куәтле басым ясалуга артык гаҗәп­ләнергә кирәкми.   Басымның соңгы вакытта көчәюе дә аңлашыла, чөнки илдә икътисадый таркалыш бара һәм шул шартларда мөһим сайлау үткәрергә кирәк. Оппо­зициянең нәфрә­тен, халык­ның канәгатьсез­леген башка юнәлешләргә борып җи­бәрмәсәң, ил дил­бегәсен тотып калу – мөшкел эш. Туган телләрне укытуга каршы юнәл­де­рел­гән сәяси белдерү – менә шундый сәяси заказ нәтиҗәсе ул. Мине тышкы басымга милләтемнең ничек каршы торуы күбрәк кызыксындыра. Каршылык ясалган басым дәрәҗәсендә була икән, без исән калабыз, юк икән, тулы руслашу һәм соңыннан рус халкы белән аның һә­лакәтен бүлешү-уртаклашу көтә. Аянычтыр, каршылык юк дәрә­җәсендә, булган ка­дәресен Мәскәү Кремленең һәм Рос­сиянең җәза орган­на­ры­ның аяусыз һө­җүме ватып-җи­мереп бетереп бара. Башта туган телгә сәгать­ләр кыскартылыр, аннан соң, го­мумән, татарча сөйлә­шүнең экстремизмга тиң­ләшә башлавы да ихтимал.   "Ни өчен милләт үзенең соңгы бастионы булган туган телен яклап күтә­релми?" дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Россия империясе бит татар халкын юк итү өчен ут һәм кылыч белән бер генә тапкыр килеп карамады. Көчләп чукындыру елларында күпме татар үз динен, үз милләтенең яшәү рәвешен яклап башын салды. Каннар күпме генә акмасын, милләт үләргә җыен­мады: теле дә исән, үзе дә яши иде. Ут һәм кылыч бе­лән милләтне бетереп булмавын аңлаган империя хәй­ләкәр­рәк ысуллар сайлады. Акрын гына мил­ләтнең яшәү рәвешен билгели торган нигезләрне юк итәргә кирәк иде. Татар аракы эчми икән, эчәргә өй­рә­тәсең, зина кылмый икән, зина кылуны модага кертә­сең, динен хурларга өйрәтә­сең... Бу йогынты агентлары аша эш­ләнә. Егерменче гасыр башында татар әдәбия­тында татар­ның яшәү рә­вешен хур­ла­ган, аны җи­рәнгеч итеп күрсәткән, рус тормышын исә романтик бизәкләр бе­лән тасвирлаган әдәби әсәр пәйда була. Бик тенденциоз бу әсәр совет хакимлеге елларында байрак итеп күтә­релә, класси­каның иң яхшы үрнәге буларак мәк­тәп дә­рес­лекләренең түре­нә урнаштырыла. Яшь татар драматурглары аның дәва­мын иҗат итеп азапланалар. Татар кызының рус егетенә кияүгә чыга алмавын фа­җига итеп тәкъдим иткән “Хә­ят” повестеннан соң, катнаш никахларны пропагандалаган тагын дистәләгән әсәр иҗат ителә. Акрынлап милләтләр арасында чикләр югалгач, инде рус тормышы ни, татарныкы ни барыбер шикелле. Рус егетләре дә эчә, татарныкылар да, зина кылу дәрәҗәсе кайсы халыкта югарырак икәнен ачыклау да мөмкин түгел.   Мин катнаш никахлар турындагы интернеттагы дискуссияне күзәтеп барам. Тормышларын рус егете белән бәйләгән хатын-кыз­лар: "Хатынын кыйнап яшә­гән исерек татар егетенә чык­канчы, тәртипле рус еге­тенә чыгуың яхшырак түгел­мени?" – диләр. Статистиканы карасак, без бу хатын­нарның бик әллә ни ялгышмаганнарын кү­рәбез. Саннарга күз салыйк. Руслар күп яшәгән Спас районында быел 9 айда җан башына аракы эчү кү­ләме – 6,5 литр. Татарстан­ның ике татар районыннан башка барлык районнарда да аракыны спаслыларга караганда күб­рәк чөмерә­ләр. Мин­зәлә районында ике тапкыр диярлек күбрәк эчәләр, аларда җан башына эчелгән аракы күләме 11,2 литрга җиткән. Актанышлар, азнакайлар да минзә­ләләрдән кимен куймый.   Районнар буенча аборт­лар статистикасы миңа мәгъ­лүм түгел, зина кылу дәрә­җә­сен үлчәп булмый. Кайсы халык җенси яктан  үзен тәртип­лерәк тота икә­нен шуңа күрә әйтә алмыйбыз. Ә бит әле кайчан гына бу турыда без, өздереп, безнең татар әдәп­лерәк, инсафлырак дип әйтә ала идек. Таныйк: милләт үзе­нең асылын югалткан, инде иң кыйм­мәтле нәрсәсен­нән – яшәү рәвешеннән колак каккан икән, телдән ваз кичү ул – вакыт эше генә. Бу тышкы басымсыз да тормышка аша ала. “Хәят” повестенда прогресс билгесе буларак әдәби деталь итеп кертелгән декольте күлмәк­тән бикинига кадәр никадәр юл үтелсә, туган телдән тел­сезлеккә кадәр дә шуның кадәр үк юл үтелә. Татар кызы руска кияүгә чыкса да, гаиләдә балалар белән русча сөй­лә­шә, татар филологиясе профессорын үзе­нә яр итеп сайласа да, шул ук хәл.   Тышкы көчләргә аудармыйк бар гаепне, алар без­нең рухи яктан көчсезлән­гәнне күреп котырыналар һәм басымчак итә­ләр. "Йомшак агачны корт баса" дип әйткәндә, татар акылы шуны күз алдында тотмыймыни? Бездә бик еш кына "мил­ләтне җыр саклый", "мил­ләтне тел саклый" дип язалар. Телгә аралашу функ­циясе йөклән­гән, ул мәгълү­мат саклау коралы буларак хезмәт итәргә мөмкин, әмма милләтне саклау вазыйфасы – аның эше түгел. Ки­ресенчә, телне саклау ул – милләт эше. Мил­ләт бар икән, ул үзенең асылын югалтмаган икән, теле дә булачак. Асылын югалткан халык телгә бик талымсыз ул. Шуңа күрә, мин тел киләчәге турында сөйләгән­дә, өмет­не миллә­темнең асыл сыйфатларын югалтмаган катлавына баглыйм. Ул катлау юка булса да бар һәм ишәер дип уйлыйм. Кайчан да булса шул катлау саклап калган тел яңа­дан киң кулланылышка керер дип фаразлыйм. Им­пе­рияләр мәңге­лек түгел бит.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев