Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Катлаулы чор булуга карамастан, без Төркия белән әйбәт мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык" - Илдар Халиков

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды.

И.Халиков киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдә 15 вәкиллеге эшли, Россия субъектларында – 8, дип билгеләп үтте.

“Максатлары һәм бурычлары һәркайсының төрле: кайдадыр икътисади, кайсыларында сәяси һәм беркетмә компоненты күбрәк, ә кайберләрендә барысы да бар. Шуңа күрә нәтиҗәлелек формуласын чыгаруы кыен, - диде ул. – Катлаулы чор булуга карамастан, без Төркия белән әйбәт мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Төрек бизнесы, элеккегечә, республика территориясендә эшләвен дәвам иттерә һәм эшчәнлеген җәелдерергә ниятли”. Илдар Халиков әлеге очрашуда Татарстан вәкилләрен Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туе милли бәйрәмен уздыруда булышулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Россия икътисадындагы кыенлыкларга карамастан, Татарстанның 2016 елдагы нәтиҗәләре начар түгел. Мисалга, тулай төбәк продукты ел ахырына 3 процент үсештә булыр дип көтелә. “Бу үсеш Татарстан Президентының зур һәм җитди эшчәнлек алып баруы, шулай ук соңгы 20 елда икътисадтагы структур үзгәрешләр бәрабәренә ирешелә”, - дип игътибарны юнәлтте Илдар Халиков. Республика зур гына нефть һәм химия кластеры формалаштырды, шул ук вакытта нефть суыртудан төбәк бюджетына керемнәр җитештерүнең нефть химиясе, машина төзелеше, оборона предприятиеләре кебек башка төрләре хисабына киметелде, дип билгеләп үтте ул.

Илдар Халиков искәрткәнчә, Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре өчен төп бурыч – Татарстан продукциясен тышкы базарларга этәрү, республикага инвестицияләр җәлеп итү.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев