Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Каспий бишлеге"нең тышкы эшләр министрлары диңгезнең киләчәге турында фикерләште

Казахстанда "Каспий бишлеге" тышкы эшләр министрлары очрашуында Каспий диңгезенең хокукый статусы турындагы конвенцияне киләсе елда Астанада тәгаен раслау турындагы карар кабул ителгән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. Россия, Әзербайҗан, Иран, Төркмәнстан һәм Казахстан тышкы эшләр министрлары сөйләшүләр нәтиҗәләр буенча уртак матбугат конференциясе үткәрде. Советлар Союы таркалгач, Каспий яны дәүләтләре саны бишкә җитте, һәм бу хәл уникаль сулыкның хокукый статусы янында шау-шу куптарды. Россия һәр илнең киңлеге 25 миль территориаль суы булсын, ә Каспийның үзәк өлеше биш ил тарафыннан бергә файдалансын дип чыгыш ясый. Яңа газ ятмаларын алырга теләүче Иран Каспий диңгезе төбен һәм өслеген биш тигез секторга бүлүгә каршы чыга. Төркмәнстан Каспийны тигез итеп бүлү принцибын яклый, шул ук вакытта ресурслар белән бергәләп идарә итүгә дә уңай карый. Шулай ук ул хәзер эшкәртелми торган "Капез" чыганагына дәгъва белдерә. Казахстан белән Әзербайҗан сулыкны илкүләм секторларга бүлү принцибы яклы булуын белдерәләр. Иран секторлар чикләренең мөмкин булган линияләрендә урнашкан һәм эшкәртелми торган "Алов" табигый газ чыганагы уңаеннан Әзербайҗан белән килешми. Казахстан тышкы эшләр министры Ерлан Идрисов Каспий диңгезенең хокукый статусы турындагы конвенция өстендә эшләү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр күп, шуңа "Каспий бишлеге" илләренең өстәмә очрашуы таләп ителә, дип белдерде. Диңгез төбенә торбаүткәргеч салу, навигация һәм транзит кебек мәсьәләләр янә каралды, дип аңлатма бирде Идрисов. "Бу мәсьәләләр кичә һәм бүген дә каралды. Әмма уртак мәнфәгатьләрне кайгыртучы карар кабул итү өчен техник исәпләүләр буенча өстәмә эш алып барырга кирәк", - диде министр. Сентябрьдә Тегеранда һәм октябрьдә Ашхабадта өстәмә очрашулар үткәреләчәк, аннары янә "Каспий бишлеге" тышкы эшләр министрлары киңәшмәсе узачак, диде Идрисов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев