Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Картлар йортларында гомер йомгагын сүтүче апаслыларга туган як күчтәнәчләре тапшырылды

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән Буа картлар йортында кичке аш оештырылды. Биредә барлыгы 123 кеше тәрбияләнә, аларның 12се - апаслылар. Барысы бер гаилә булып, тәм-томнар белән сыйландылар алар. Күз яшьләре аша рәхмәт әйткән өлкәннәргә озакламый кабат Кыш бабай бүләкләре белән килергә вәгъдә итеп киткән идек. Вәгъдә үтәлде. Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче 16 райондашыбызга муниципалитет башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Клементьев һәрберсенең хәлләрен сорашып, кәефләре, яшәешләре белән кызыксынып, бүләкләрне тапшырды. “Киләсегезне белдек, зарыгып көтеп тордык, рәхмәт сезгә, эшләрегез гел уң булсын“, – диделәр өлкәннәр. Картлар йорты җитәкчелеге исә апаслыларның һәрчак изгелек һәм игелекләр кылып яшәвен, якташларын онытмауларын аерым билгеләп уздылар, диелә хәбәрдә.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев