"Картайган саен, иптәшеңне ныграк ярата башлыйсың" - Минтимер Шәймиев (видео)

Картайган саен, иптәшеңне ныграк ярата башлыйсың – Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде. Бу хакта ул “Минтимер Шәймиев” китабын тәкъдим итү чарасында катнашучылар биргән сорауларның берсенә җавабында әйтте. Минтимер Шәймиев, Президент вазифасыннан китеп, “Яңарыш” фонды белән җитәкчелек итә башлагач, гаиләсенә мөнәсәбәте турында фикерләре белән уртаклашты. “Картайган саен, иптәшеңне ныграк ярата башлыйсың. Ул сиңа кадерлерәк, якынрак була бара. Тормышның фәлсәфәсе шундый, чөнки башка төрле кыйммәтләр барлыкка килә. Һәркем шулай ди, һәм бу чыннан да шулай”, - дип җавап кайтарды Дәүләт Киңәшчесе. Искәртеп үтик: 19 декабрь көнне Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. Китапның презентациясе 6 декабрьдә Мәскәүдә дә узган. “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” популяр сериясендә чыгарылган бу китапның авторлары – танылган журналист Игорь Цыбульский һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина. Китапның тиражы – 8 мең данә. 9 бүлектән торган хезмәтне язуга ике ел вакыт сарыф ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: