Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Карадуган балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде

Ел фасылларыннан хәзер дә хәкимлек иткән көз Карадуган балалар бакчасына үзенә күрә бер ямь бирде. Тирә-яктагы көзнең матурлыгы балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәменә әзерлек белән алып барылды. Биредә үткәрелгән көз бәйрәме быел бик үзенчәлекле һәм кызыклы итеп оештырылды, дип яза Балтач районының “Хезмәт” газетасы.

Бәйрәмгә төркемнәр һәм музыка залы тәрбиячеләрнең иҗади фантазияләрен эшкә җигеп, тема буенча балаларга кызыклы итеп бизәлде. Әти-әниләр һәм балалар, Сөмбелә бәйрәменә әзерлек йөзеннән, кулдан яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән, көзге яфраклардан төрле кызыклы әкият геройлары ясап, көзге күргәзмә оештырдылар. Балалар да бәйрәмнәрне бик яраталар һәм зур куаныч белән көтеп алдылар. Чөнки бакчаның бәйрәмнәрне балалар күңеленә үтеп керерлек итеп, балачакның күңелле бәйрәмнәре итеп оештыра беләләр. Дәүләт тарафыннан бирелгән укыту-методика комплексы битлекләрен файдаланып, балалар төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр, җәнлекләр булып киенеп керделәр һәм бәйрәмдә һәр төркем үзенең җырга, биюгә, тапкыр сүзләргә оста булганлыкларын күрсәттеләр. Ярышлы уеннарда катнашып, үзара көч сынаштылар. Тәрбияче апалары күрсәткән театраль тамаша бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.

Бакчаның “Колобок” театрыныкылар үзләренең рус телендә иркен итеп аралашулары һәм сәнгатьле итеп сөйләүләре белән бакчадагы балаларны тагын да кызыксындырып җибәрделәр. Балалар үзләре дә сизмәстән театр геройлары белән әкият дөньясын гизеп йөрделәр. Куанычлы тәмамланган бәйрәм балалар күңелендә матур мизгелләр булып озак еллар истә калыр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев