Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Карадениз мәчете ике манаралы булачак

23 июньдә Биектау районының Калинино авылында Казанның "Рубин" клубы футболчысы Гекдәниз Карадәниз химаясында төзеләчәк мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренчә, авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район һәм республика дин кардәшләрбез өчен дә истәлекле вакыйга бу. Мәчет юл кырыенда урнаша һәм Р-242 трассасы янындагы иң җанлы урынны били. Бу юлда булучылар өчен намаз укып чыгу мөмкинлеге тудырачак, дип билгеләп үтте мөхтәсиб. Карадәниз мәчете проект буенча ике катлы, ике заллы һәм гөмбәзле мәчет булачак. Корылманы ике манаралы итеп ак силикат кирпечтән төзү планлыштырыла. Яңа мәчет Биектау районында 49 нчысы булачак. «Хәзер Гекдәниз Карадәниз – күпләр яраткан "Рубин" клубының танылган талантлы ярымсакчысы гына түгел, ә изге гамәлләр кылучы чын мөселман буларак үрнәк, - дип билгеләп үтә "ТР Вакф" фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. - Ул Исламны танытты һәм безнең диннең татулык, изгелек, максатчан омтылучанлык символы булуын раслап күрсәтте". Искәртеп үтик: узган елның көз айларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында сигез елдан артык Казанда уйнаучы Төркия футболчысы Гекдәниз Карадәниз Татарстанда мәчет төзергә нияте барлыгы хакында белдергән иде. Күптән түгел Карадәниз финанславында төзеләчәк мәчетнең Татарстанның Биектау районында калкып чыгасы билгеле булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев