Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илһам Шакировның иҗаты – башкару сәнгатендә үзе бер дәвер (ВИДЕО)

"Иске кара урман" (2009)

Илһам Шакиров егерме ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе вазыйфасын үти, аның әйдәп баручы солисты-вокалисты була. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм сәнгать өлкәсендә югары бүләк – “Алтын Аполлон” премиясе иясе. 2005 нче елда “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы. Иң күренекле җырлары: «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары»

видео: "Иске кара урман" (2009)
YouTubeтан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев