Татар матбугаты
Канн фестиваленә барып җиткән беренче татар Айдар Шәрипов Казанда үз фильмын тәкъдим итте
Танылган кинооператор һәм педагог Николай Морозов үзенең укучысы, яшь кинооператор Айдар Шәриповның эшеннән канәгать. Бу хакта ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнашучы "Ласковое безразличие мира" тулы метражлы казах фильмын карагач әйтте. "Татар-информ" хәбәрчесе остаз белән шәкертнең әле генә каралган фильм буенча фикер алышуының шаһиты булды.
Айдар остазына Казахстанда фильм төшерү нечкәлекләре турында сөйләде. Фильмның 14 көн эчендә төшерелүен әйтте.
- "Ласковое безразличие мира" фильмы - Казахстан киносы. Режиссеры - Адилхан Ержанов. Баш операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Быел фильм Канн халыкара кинофестиваленең төп конкурсында катнашты.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев