Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Канаданың Монреаль татарлары җәмгыяте Корбан гаетен чәй өстәле янында уздырган

Бу хакта Монреаль Татар Ассоциациясе рәисе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Кичәне, бәйрәмнең эчтәлеген хөрмәт итеп, күңел ачып түгел, ә парлашу-танышу форматында ясадык. Күптән түгел безгә Татарстанның Бөгелмә районыннан яңа гаилә күчеп килде - Михаил Езков белән Алсу Рахманова һәм аларның ике баласы, кичәгә алар да чыкырылды”, - диде "Татар-информ" әңгәмәдәше.

Кичәгә килгән барлык кешеләр бер картада үзләренең кайдан күчеп килгәннәрен билгеләп үткән. “Нәтиҗәдә кунакларның Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия, Кытай, Россиянең төбәкләре (Самара, Оренбург), Одесса, Мәскәү шәһәрләреннән килгән булулары ачыкланды”, - ди Зилә Миргалиева. Килгән кунаклар арасында инде менә ике ел Монреальдә яшәгән Австралия татарлары булуы да ачыкланган.

“Канадада туучы татар яшьләре дә биредә хәйран иде”, - дип белдерде Зилә Миргалиева.

Кичәдә җәмгыятьнең киләчәк планнары турында да сөйләшенгән. Куелган максатлар арасында: яңа уку елыннан башлап, ешрак иҗади очрашулар уздыру - мәсәлән, документаль, нәфис фильмнар карау, алар буенча фикер алышу; кулинар һәм иҗади мастер-класслар үткәрү, ди оештыручылар.

Мәгълүмат өчен. Монреальдә Татарлар Ассоциациясе рәсми рәвештә 2002 елның 4 июлендә теркәлгән. Аңа Талип Кудеки нигез салган. Ассоциациядә якынча 90 гаилә исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев