Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Канаданың Квебек провинциясе татарлары Корбан бәйрәмен уздырган (ВИДЕО)

Узган ял көннәрендә Канаданың Квебек провинциясе татарлары Корбан бәйрәмен уздырган. Барлыгы 70ләп кеше җыелды, дип хәбәр итте "Татар-информ" хәбәрчесенә Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова. Корбанны 10 гаилә чалдырган, бәйрәмдә катнашучылар иттән өчпочмак, бәлеш, пылау әзерләгәннәр. Бәйрәм программасын җәмгыять вәкиле Марина Абдуллина әзерләгән. Очрашу "Туган тел" җырын күмәк башкарудан башланган. "Шуннан соң Монреаль татарлары җәмгыятенә нигез салган Талип Кудекиның рухына дога кылдык. Төрек милләтеннән булган Мамәт хәзрәт тә килгән иде", - дип сөйләде Алимә Сәләхетдинова. Корбан бәйрәмендә балалар өчен Абдулла Алиш әкияте буенча интерактив спектакль дә күрсәтелгән, олырак балалар аны татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән. Шулай ук "Super tatar" төркеменең "Ак калфак" җырына төшерелгән клибын карау оештырылган, күптән түгел Монреальдә үткән "Сәләт" аланы кызлары "Тал бөресе", "Урманнарда йөрдем" җырларын башкарган. "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында бара торган "Тәрҗемә ит" тапшыруына аналог ясап, уен да үткәрдек, татар телен шомарттык. Соңыннан татар халык җырларын искә төшереп, җырлашып утырдык", - ди татар җәмгыяте вәкиле. Очрашуда шулай ук җәмгыятьнең алдагы эшләрен планлаштырганнар. "Sabiylar-montreal" дәресләренең икенче елын ачып жибәрәбез. Узган елда 6 бала йөрде, быел ике группа ачарга телибез. Аның өчен Зайцев методикасы буенча татар кубикларын, Доман методикасы буенча уку карточкаларын әзерләдек. Олы балалар өчен татар халык тарихы дәресләрен иҗат эшләре белән бергә үткәрергә ниятлибез. Тарихларын белеп, милли үзаңын аңлап - татар телен өйрәнүгә мотивацияләрен үстерергә телибез. Шулай ук олылар өчен җыр ансамблен "Монреаль - моңлы кичәләр" бию ансамблен дә дәвам итәргә ниятебез бар. Эрик Вәлиев спорт буенча бик кызык программа тәкъдим итте: футбол, хоккей матчларына татар командаларын булдыру, ел эчендә системалы рәвештә тренировкалар үткәрү планлаштырыла", - диде Алимә Сәләхетдинова.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев