Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камышлы районында Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә музей ачылды

Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында ноябрьдә зур вакыйга булды. "Бу вакыйга якташыбыз, Татар Байтуганы авылында туып үскән, татар дөньясына танылган шәхес, "Әлифба" дәреслеген төзүче Сәләй Гататдин улы Вәгыйзов хөрмәтенә музей-йорт ачылуга багышланган иде", – дип яза Самара өлкәсенең "Камышлы хәбәрләре" газетасы.

Шушы истәлекле вакыйга шатлыгын уртаклашырга дип Казан, Арча, Самара, Чаллы шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар да килгән иде.

Музей-йорт Байтуган җирлеге халкы тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Самара өлкә губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, Камышлы муниципаль районы хакимияте һәм җирле иганәчеләр ярдәме белән төзелде.

Музей ачылышында Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов кунакларны сәламләп, ерак юлны якын итеп килгәннәре өчен рәхмәтен белдерде, район халкын шушы зур вакыйга белән котлады. "Районда музейлар эшләп килсә дә, музей-йорт – беренчесе. Музейлар алар – хәтер йортлары, милли хәзинәбез. Без рухи-әхлакый хәзинәләрне һәм кабатланмас матди кыйммәтләрне сакларга һәм тагын да арттырырга тиешбез. Киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз бу. Ә Сәләй Вәгыйзов белән, без, Камышлы төбәге халкы, горурланабыз һәм музей-йорт ачылуга бик шатбыз", – диде район башлыгы. Ул музей-йортны төзүдә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән барча кешегә олы рәхмәтләрен ирештерде.

Килгән кунаклар да Камышлы төбәге халкын шушы олы вакыйга белән котлап, музейларның тарихның тере күзәнәге икәнен, киләсе буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклап үттеләр, бүләкләрен тапшырдылар.

"Музей тарихы – буыннар тарихы ул. Ул бу эшкә ярдәм иткән кешеләрнең аяк тавышларын, йөрәкләре кайнарлыгын да хәтерли. Музейда тупланган, сакланган экспонатлар кешеләргә хезмәт итә. Сәләй Вәгыйзов исеме, күркәм эше һичкайчан онытылмас. Ә музей-йортның сукмагын чүп үләне басмас диеп ышанасы килә", – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Музей ишегендә кызыл тасманы тантаналы төстә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кисте.

Музейда кунакларга беренче экскурсия уздырылганнан соң бәйрәмнең дәвамы Камышлы район Мәдәният йортында дәвам итте. Музей ачылуга багышланган кичә шигырьләр, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Камышлы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлчәчәк Гарипова җитәкчелегендәге мәктәп укучыларының чыгышлары, шигырьләре "Әлифба"га багышланган иде.

Татарстанның Арча ягы кунаклары да музыкаль бүләк ясады. Ул кичәдә Арча егете, "Татар моңы" конкурсы лауреаты Дамир Гасыймов "Җырланмаган әле безнең җыр" җырын бүләк итте. Кичә Наил Галимуллин башкаруында "И, туган тел" җыры белән тәмамланды. Татар халкының гимнына әйләнгән җырга залдагы халык та кушылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев