Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил Сәмигуллин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы җимереләчәк дигән уйдырманы кире кага

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы @kamilhazrat битендә  республика өммәте, "Мөхәммәдия" мәдрәсе шәкертләре һәм аны тәмамлап чыккан мөселманнарга рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул мәдрәсәнең бинасын җимерү турындагы ялган сүзләрне кире кага. "Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле дин кардәшләрем, минем кадерле шәкертләрем һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып чыккан хәзрәтләр һәм абыстайлар! Сезгә мөрәҗәгать итәргә мине Изге Рамазан аенда гаделсез һәм нахак гайбәтләр таралу мәҗбүр итте: Казанда күбебез өчен туган йорт шикелле якын булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын җимерү турында сүзләр йөри башлады. Мин, Татарстан мөфтие һәм шушы мәдрәсәнең директоры буларак, сезгә аермачык рәвештә игълан итәм: бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, алар – ялган! Ялганчылар чыгарган әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатларыннан чыгарылды, күрәмсең. Бу нисбәттән хәтердә Галиев мәчетен төзекләндерү эшләрен алып барган вакытта килеп туган вакыйгалар килеп баса – үзләренең наданлыклары белән аны ачуга каршы чыгучылар булды. Әмма бүген аның балкып торган бинасына күз салыгыз! Шәһәр үзәгенең бер бизәге, мәчет җомга саен дин кардәшләребез белән тула һәм көндәлектә дә буш тормый. Әлеге бина үзенең тарихи функцияләрен башкара. Минем мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһы Раббыбыз кушканча, яла ягудан, ялган сүзләрдән сак булыгыз. Аның сүзләрен исегездән чыгармагыз: “И иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм гадел, туры сүзле кешеләр янында булыгыз!” (“Тәүбә” сүрәсе, 119 аять). Дөреслекне тәгаен белмичә сүз сөйләп, алдакчыларга тиң булмагыз. Расланмаган, дәлилләре булмаган гайбәтләрдән ерак торыгыз, аларны таратучы булмагыз, чөнки үзегез дә ялганчылар рәтенә кертеләчәксез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаху галәйхи вәссәлам әйткән: “Ни ишеттең, шуны сөйләү кеше өчен ялган дәрәҗәсендә булыр” (Мөслим). Изге Рамазан айларында күз һәм колакларыгызны гайбәттән саклагыз! Аллаһы Тәгалә барчабызны да туры һәм гадел сүзле бәндәләрдән итсә иде. ИншәАллаһ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе әле алга таба да үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген дәвам итәр һәм Татарстан һәм Россия өммәтенә укымышлы, намуслы һәм көчле дин белгечләрен әзерләп чыгарыр! Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директор Камил хәзрәт Сәмигуллин", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Татар-информ Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев