Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил Исхаков Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнде

Камил Исхаков үзенең Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнүен "Татар-информ" хәбәрчесенә шәрехләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Камил Исхаковны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләү турындагы карарны имзалады. Исхаков дини оешмалар белән эшчәнлеккә һәм, беренче чиратта, Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 4 ноябрендә УП-1066 саны белән чыккан "Болгар ислам академиясен оештыру һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу турындагы" Указын гамәлгә ашыруда Болгар ислам академиясе белән бәйле мәсьәләләргә кураторлык итәчәк.

"Президент ярдәм итү бурычын куйды, – диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Камил Исхаков. – Әлбәттә, анда бурычлар күп. Болгар ислам академиясен үстерү – шуларның берсе. Президент ярдәмчесе буларак, мин моның белән шөгыльләнәчәкмен".

Камил Исхаков Болгар ислам академиясе төзелеше белән элегрәк тә кызыксынуын әйтте. "Шуңа күрә мин анда нәрсә барганыннан хәбәрдар, дия алам. Әлбәттә, мин документацияне өйрәнмәдем, ачык чыганаклардагы мәгълүматны файдаландым. Мин эшемне рәсми документацияне өйрәнүдән башлаячакмын. Россия ислам институтына һәм башка шундый учреждениеләргә барып кайтасым, мәсьәләне җентекләп өйрәнәсем килә", – диде Камил Исхаков.

Президентның яңа ярдәмчесе Болгар ислам академиясен "безнең тарихка нигезләнгән, Россия дәрәҗәсендәге фәнни уку йорты" булырга тиешлеген әйтте.

"Андый уку йорты безнең җирдә, мөгаен, бер мең елга якын элек – 1080 елда гына булган", – диде ул, 1080 елда галим Якуб ибн Ногъман тарафыннан ачылган беренче Болгар университетын исенә төшереп. – Идел буе Болгар дәүләте чорында әлеге университет халыкара фәнни үзәк дәрәҗәсендә булган. "Шул тамырларга нигезләнеп, эшләячәкбез", – дип билгеләп үтте Камил Исхаков.

Президент ярдәмчесе куелган бурычларны үти алачагына шикләнми. Ул моңа тиешле тәҗрибәсе барын да әйтте. "Әйтерсең, тормыш мине үзе моңа гомерем буе әзерләгән. Мин зур мәктәп үттем. Мин беренче класслы дәүләт киңәшчесе, һәм, Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле буларак, ислам мәсьәләләрендә зур тәҗрибә тупладым. Безгә бу учреждениене Россия масштабында, әмма халыкара дәрәҗәле итәргә кирәк", – диде ул. Бу эштә төп нигез дип ул үз тамырларын саный. "Әлбәттә, тамырларым. Минем тамырларым – төп нигез", – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Камил Исхаковның әтисе – Шамил Исхаков "Казан нуры" мәчетенең имамы иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев